Моннан чирек гасыр элек Татарстан Республикасы тарихында зур яңалык булды: 1990 елның 30 августында Дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителде һәм шуннан соң бу көн төп бәйрәмнәрнең берсенә әйләнде. Шушы көн алдыннан Спас район башлыгы Камил Нугаев район халкын бәйрәм белән котлады.
Татарстан Республикасы көне халкыбыз өчен аеруча истәлекле бәйрәм. Татарстанның дәүләт мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул итү социаль-экономик һәм сәяси реформаларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирде, диелә котлауда. Хәзерге вакытта республикабыз тормышында тотрыклы хәл хөкем сөрә, ә Татарстан Россия Федерациясендә алдынгы регионнарның берсе санала һәм ул соңгы елларда күп кенә проблемаларны башкарып чыгуда новаторлык алымнары күрсәтә. Республикада федерализм нигезләрен булдыруда, илнең төрле почмаклары белән элемтәләрне ныгыту, Россиянең тотрыклыгын саклауда күп нәрсәләр эшләнде.
Татарстан Республикасында яшәүче күпмилләтле халыклар арасында үзара дуслык һәм татулык хөкем сөрә. Бу башкалар өчен үрнәк, олы тәҗрибә булып тора. Республика халкы ярдәме белән уйлаган эшләрнең күбесе тормышка ашырылды.
Татарстан Республикасы тәҗрибәсе күрсәткәнчә, тотрыклы шартларда гына промышленностьта, социаль-икътисадый үсештә, тарихи, милли-мәдәни һәм башка өлкәләрдә зур казанышларга ирешеп була.