Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Уку елын ничек каршылыйбыз?
2014 елның 27 августы, чәршәмбе
Беренче сентябрьне, ягъни Белем көнен, без барыбыз да зур дулкынлану белән көтәбез. Җәйге каникуллар тәмамланып, төрле тәэсирләр белән балалар иптәшләре белән очрашуга әзерләнәләр. Яңа уку елы башлануын балалар, укытучылар, ата-аналар нинди тәэсирләр белән көтәләр икән?
Надежда Власова, техник хезмәткәр (Полянка авылы):
– Быел улым урта мәктәпне тәмамлап, аттестат алды һәм документларын Казан авиация колледжына тапшырды, ә кызым җиденче класска бара. Яңа уку елына без тулысынча әзер. Балаларга кирәк булган бөтен киемнәрне, хәтта көзгеләрен дә алдык. Киемнәр алырга шактый акча китте. Без бит шул балаларны киендерү өчен эшлибез дә. Үз хуҗалыгыбыз тормышны алып барырга җитә, бакчабыздан әйбәт уңыш алабыз.
Улыбызны бюджет бүлегенә алырлар дип өмет итәбез. Ул компьютерлар белән эшләргә ярата, теләгән һөнәрен алып чыгып, яхшы гына эшкә урнашыр, дип ышанабыз. Кызыбыз да классташлары белән очрашуны түземсезлек белән көтә.
Елена Ермолаева, Бураково урта мәктәбе директоры:
–Быел безнең мәктәпкә капиталь ремонт ясалды, иске тәрәзә рамнары пластикка алыштырылды, җылылык, канализация һәм су торбалары, мәктәп түбәсе тулысынча алыштырылды, мәктәп эчендә санузел ясалды. Спорт залын да тулысынча яңарттык, стеналарын буяп, идәнен алыштырдык. Кабинетлар, актлар залы бөтенләй икенче төс алды. Ремонт эшләре алып барган “Суар Б” оешмасы эшчеләренә, бигрәк тә укытучыларга һәм техник хезмәткәрләргә бик зур рәхмәт.
Безнең мәктәпкә берничә – Куралово, Ярдәм, Екатериновка, Әҗмәр авылларыннан балалар йөреп укый, мәктәптә барлыгы 80 укучы белем ала. Балалар кайнар аш белән тәэмин ителә. Мәктәп яны участогыннан җыеп алынган уңыш ашларны төрләндерергә ярдәм итәчәк. Кырыклап банка кыяр һәм помидор тозлап куйдык, башка яшелчәләр дә мул уңыш вәгъдә итә.
Кыскасы, без үзебезне безнең шартларда үстерелгән бөтен азык-төлек белән тәэмин итәргә тырышабыз.
Беренче сентябрьдә балалар танымаслык булып үзгәргән мәктәпкә укырга киләчәк, бу барыбыз өчен дә зур шатлык.
Алена Романова, Ким урта мәктәбенең 11 класс укучысы:
– Мин бүген үк мәктәпкә барырга әзер. Классташларны, укытучыларны, мәктәп тормышын бик сагындым. Бу уку елы бик җаваплы булачак, ел буе тырышып укырга, киләчәктә югары уку йортына керү өчен барысын да эшләргә тырышачакмын. Кем булырга, дигән сорауга әлегә өзеп җавап бирә алмыйм, әле вакыт бар, тора-бара билгеле булыр. Әдәбият буенча тиешле китапларны укып чыктым. Мәсәлән, Михаил Булгаков, Максим Горький, Андрей Платонов әсәрләре белән таныштым. Аннары Казанда булып кайттым, монда истәлекле урыннар белән танышып йөрдем, шәһәр миңа бик ошады. Калган вакыт эчендә ял итеп, көч җыеп мәктәпкә җыеначакмын.
Мария Т. (Болгар):
–Минем кызым быел икенче класска укырга бара. Каникуллар вакытында ул үсеп китте, шуңа күрә киемнәрнең яңасын алырга туры килде. Дөрес, үткән ел шактый кыйммәткә алган рюкзагы әйбәт, шуның белән бераз экономия ясадык.
Мәктәпкә әзерләнүне мин көтеп алам. Кызыма уңайлы, матур, әйбәт киемнәр алырга тырышам. Казандагы кибетләрдән җаның теләгәнне сатып алырга була.
Быелгы җәй безнең өчен истәлекле булды, кызым белән Кара диңгездә ял итеп кайттык. Су коендык, кызындык, сәламәтлекне ныгыттык.
Кызым мәктәпне, классташларын, укытучыларны бик сагынды, укырга барасы килә. Ул яңа көч белән укырга тотыныр, дип ышанам...
Марина Төхвәтуллина, Аграмак төп мәктәбенең музыка укытучысы:
–Мин мәгариф системасында чирек гасыр эшлим. Мәктәпне, балаларны яратам һәм уку елы башлануын түземсезлек белән көтәм.
Музыка дәресләре үткәрү өчен минем кабинетта кирәк булган бөтен уен кораллары бар, моның өчен мәктәп администрациясенә зур рәхмәт. Быел мин дипломлы укытучы булдым.
Ә җәй көне күбрәк бакчада эшләдем, җиләкләрдән төрле вареньелар ясадым. Суыткычка туңдырып та куйдым. Кыяр, помидор тозладым. Әлбәттә, бакчадагы уңыш шатландыра, ә менә андагы күз явын алырлык чәчәкләр күңелләрне тынычландырып, җанга тынычлык бирә.
Калган вакыт эчендә балалар һәм оныклар белән Казанга барырга исәпләп торабыз. Башкаланың истәлекле урыннары белән танышып, кибетләрдә йөреп кайтасы килә. Мин үзем бик тәэсирчән кеше, тормышның уңай якларын гына күрергә тырышам. Минем девиз: ”Мәктәпкә – яхшы кәеф белән килергә!” Балалар алдында бервакытта да авыр хисләр белән күренергә ярамый.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
апрель, 2026 ел
Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча халык өчен телефон "кайнар линиясе"
Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча халык өчен телефон "кайнар линиясе"
Балалар китапханәсе хезмәткәрләре укучылар өчен «Шүрәле иле» дигән чара үткәрде
Балалар китапханәсе хезмәткәрләре укучылар өчен «Шүрәле иле» дигән чара үткәрде
Йөзү буенча Нурлат районының ачык беренчелегендә безнең команда бик яхшы нәтиҗә күрсәтте!
Йөзү буенча Нурлат районының ачык беренчелегендә безнең команда бик яхшы нәтиҗә күрсәтте!
Королевта «Йолдызлык-2026» Бөтенроссия фәнни һәм укыту - тикшеренү проектлары олимпиадасының көндезге этабы узды
Королевта «Йолдызлык-2026» Бөтенроссия фәнни һәм укыту - тикшеренү проектлары олимпиадасының көндезге этабы узды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз