ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2014 ел
җомга
Район башкарма комитеты каршында “кайнар линия” эшли: кешеләр 3 – 05 – 69 телефоны аша беркайда теркәлмичә эшләү фактлары турында хәбәр итә алалар.

24
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен үткәргәндә иминлекне тәэмин итү максатында район территориясендә 2014 елның 15 декабреннән алып, 2015 елның 10 гыйнварына кадәр махсус янгынга каршы режим кертелде.
Районның җәмәгать туклану предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашында уздырылган киңәшмәдә алкогольле эчемлекләр сату белән бәйле булган мәсьәләләр тикшерелде.
Консолидацияле район бюджеты 2014 елга керемнәр буенча 483,0 миллион сум күләмендә башкарылды дип кабул ителде, ел әйләнәсендә ул республика бюджетыннан һәм өстәмә чыганаклардан алынган керемнәр хисабына үзгәртелде.
Алдан хәбәр ителгәнчә, район Советының чираттагы утырышында 2015 ел һәм пландагы 2016-2017 еллар чорына бюджет проекты хупланды.
Кичә район Советының чираттагы утырышы булды. Депутатлар игътибарына халыкның эшлекле һәм социаль активлыгын күтәрү мәсьәләсе тәкъдим ителде.

22
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе

Спас муниципаль район Советының чираттагы утырышында халыкның социаль һәм хезмәт активлыгын арттыру мәсьәләләре тикшереләчәк.

Утырыш агымдагы елның 23 декабрендә Болгар сәнгать мәктәбе бинасында үтә. Аның эше сәгать 10да башланып китә.

18
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе


Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре алкогольле продукция әйләнеше тармагында криминалны бетерү буенча оператив-профилактик айлык үткәрә.

17
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе


19 декабрьдән 21 декабрьгә кадәр “Олимп” универсаль спорт залында кечкенә шәһәрләр һәм авыл районнары арасында мини-футбол буенча ачык республика беренчелеге үтәчәк.


Бүген Спасс районының 13 имам-хатыйбына шәһадәтнамәләр тапшырылды. Шулай ук районның имам-мөхтәсибе итеп 4 елга Фәрхәт хәзрәт Минсагыйров расланды.

Авылларда дини эшчәнлек алып баручы имамнарга шәһадәтнамәләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тапшырды. Әлеге чарада Спасс районы җитәкчесе Камил Нугаев, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, казыйлар, нәзарәт вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International