Консолидацияле район бюджеты 2014 елга керемнәр буенча 483,0 миллион сум күләмендә башкарылды дип кабул ителде, ел әйләнәсендә ул республика бюджетыннан һәм өстәмә чыганаклардан алынган керемнәр хисабына үзгәртелде. 1 декабрьгә консолидацияле район бюджеты күләме 539,4 миллион сум, үсеш – 112% яки 56,4 миллион сум тәшкил итте.
Район бюджеты 7,7 миллион сумга, яки 7% аныкланды. Консолидацияле бюджет 11 айда 512, 7 миллион сум итеп үтәлде, еллык планга карата 95% тәшкил итте. 1 декабрьгә республикадан тиешле бюджетара трансфертлар тулысынча диярлек алып бетерелгән. Тулаем алганда, бюджет уңай башкарылган булса да, кайбер салым һәм салым булмаган керемнәр буенча проблемалар бар.
Агымдагы елның 11 аенда консолидацияле бюджетка үзкеремнәр 127,0 миллион сум алынды, узган ел белән чагыштырганда үсеш 114 % тәшкил итте. Планнан тыш алынган керемнәр 9,8 миллион сум күләмендә өстәмә чыгымнарны каплауга бирелде.
Район бюджетын башкарганда да керем алуның уңай динамикасы күзәтелә.
Планда билгеләнгән һәм узган ел белән чагыштырганда салым салуның гадиләштерелгән системасы, мәҗбүри керемгә бердәм салым (вмененный), штраф санкцияләре буенча керемнәр уртача 11% һәм 15% кимеде. Акцизлар буенча план бары тик 82% гына үтәлгән.
Быел 14 авыл җирлегендә гражданнарга үзара салым буенча референдумнар үтте, нәтиҗәдә 1 миллион сум күләмендә акча җыелды, ә бу максатка республика тарафыннан бирелгән бюджетара трансфертлар суммасы 1 декабрьгә 3 миллион сум тәшкил итте. Тиздән тагын 1 миллион сум акча бирелергә тиеш. Барлык акча тотылып беткән диярлек (юллар төзекләндерү, зират коймаларына, һәйкәлләргә ремонт ясау).
Агымдагы елда, дип дәвам итте докладчы, консолидацияле бюджетның чыгым өлеше 483,0 миллион сум күләмендә кабул ителде. Аны башкарганда 93 миллион сумга аныкланып, 473 миллион сумлык башкарылды. Район бюджеты буенча чыгым өлеше 368,2 миллион сум күләмендә расланган иде, аны башкару дәверендә планда каралганнан 49% арттырылды. 1 декабрьгә еллык планга карата 83% тәшкил итә.
Ел буе үз чыганаклардан һәм бюджетара трансфертлар буенча керемнәрнең вакытында килеп торуы нәтиҗәсендә, беренче чираттагы һәм агымдагы чыгымнарны финанслауда өзеклекләр чыкмады. Нәтиҗәдә ел ахырына кадәр барлык индексацияләрне исәпкә алып, бюджетта эшләүчеләргә хезмәт хакын түләп бетерү, коммуналь хезмәтләр, азык-төлек һәм башка чыгымнар буенча кредитлар алмау планлаштырыла. Өстәмә керемнәр һәм учреждениеләрнең үз ресурслары исәбенә агымдагы елның 11 ае эчендә 21,7 миллион сум керем алынган кертелгән, шул исәптән капиталь һәм агымдагы ремонтка – 16 миллион сум, җиһазлар сатып алуга – 5,3 миллион сум, спорт кирәк-яракларына – 0,4 миллион сум акча тотылган.
РФ Президентының май ае Указларын үтәүгә зур игътибар бирелде: бюджет тармагы хезмәткәрләренең хезмәт хакы тиешле дәрәҗәгә күтәрелде, бу максатка 5,0 миллион сум акча бирелде.
Мәгариф учреждениеләре чыгымнары норматив принциплардан чыгып финанслана, ул милекне тоту һәм компенсациядән гыйбарәт. Компенсациянең күләме шактый – 42 миллион сум. Чыгымнарны киметү максатында, класс-комплектлар берләштерелә, нормадан артык штат күләме оптимальләштерелә, энергияне саклау эше алып барыла. Ләкин оптимальләштерү резервлары әле дә бар. Бу персоналга норматив нагрузка бирүгә кагыла. Мәсәлән, кайбер балалар бакчаларында шундый мәгънәсезлек күзәтелә: исемлек буенча балалар саны – 5, штатта 4,7 кеше эшли, ә ел әйләнәсендә бакчага уртача өч кенә бала йөри. Шулай итеп, район буенча уртача нагрузка 1 штатка 2 бала туры килә. Ата-аналардан алына торган түләү буенча да бурычлар бар: 1 декабрьгә бу бурыч 174,0 мең сум тәшкил итте. Ә 2015 елның 1 гыйнварыннан түләүнең 12% артуын күздә тотарга кирәк.
Килешү-контрактларның күбесен конкурс аша төзү дә бюджет акчаларына экономия ясарга мөмкинлек бирә. 1 декабрьгә конкурс нәтиҗәләре буенча 5,0 миллион сум бюджет акчасына экономия ясалды.
Докладчы аңлатып үткәнчә, керемнәр структурасы элеккечә үк бюджетара трансфертлар, шул исәптән республика бюджетыннан алынган дотацияләр, субсидияләр, субвенцияләрдән тора. Бу керемнәрнең күләме 2015 елда 354,3 миллион сум тәшкил итәчәк, бу 2014 елда расланган планнан 1% артык, 2015 елга бюджет керемнәренең гомуми суммасында бюджетара трансфертларның чагыштырмача күләме 71,6% тәшкил итәчәк.
Салым керемнәре арасында иң зур урынны физик затлар кеременә салым алып тора, консолидацияле бюджетта ул 102,9 миллион сум (өстәмә нормативны исәпкә алып), район бюджетында – 95,2 миллион сум яки 92% күләмендә фаразлана. Агымдагы елда бу салымның 90% район бюджетына җыела. Район бюджетына күчерелгән акчаның артуы бюджет законнарындагы үзгәрешләргә бәйле: 2015 елдан башлап, авыл җирлекләрендә НДФЛ 2% була, шәһәрдә 10% кала.
Консолидацияле бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәр структурасында НДФЛның чагыштырмача өлеше 73% тәшкил итә, бу 2014 елга караганда 3% артык. Бу башка салым һәм салым булмаган керемнәрнең кимүен күрсәтә.
Салымның гадиләштерелгән системасы буенча керем 1,8 миллион сум фаразлана, бу 2014 ел дәрәҗәсеннән 25% кимрәк. Шул ук вакытта ЕНВД 6,0 миллион сум күләмендә фаразлана. К2 база коэффициенты керемнәре 2014 ел дәрәҗәсендә кала.
Җирлек бюджетларында җир салымы буенча керемнәр 9,7 миллион сум фаразлана. Алар җир участокларының кадастр бәясеннән һәм авыл җирлекләре кабул иткән ставкалардан чыгып исәпләнә. Авыл җирлеге башлыкларына булган участокларны салым органнарында булган база белән чагыштырып, планда күздә тотылган күләмдә салым алуны тәэмин итәргә, бурычларны бетерергә кирәк. 10 ай нәтиҗәләре буенча ул кимесә дә, барыбер 511,0 мең сум тәшкил итә.
Физик затлар милкенә 2015 ел өчен салым тулысынча авыл җирлеге бюджетларына күчерелә һәм 2,1 миллион сум булырга тиеш.
Дәүләт пошлинасы 2015 елга 1,2 миллион сум тәшкил итәчәк.
Салым булмаган керемнәр арасында бюджетка җир участоклары арендасы өчен 4,5 миллион сум күләмендә керем алынырга тиеш. 2014 елдан аермалы буларак, авыл җирлекләрендә урнашкан җир участоклары өчен аренда түләүләре тулысынча район бюджетына җибәрелә (моңа кадәр алар район бюджеты һәм җирлек бюджеты арасында тигез бүленә иде). Шәһәр буенча аренда түләүләрен бүлү элеккечә кала (50/50). 2014 ел белән чагыштырганда үсеш 142% тәшкил итә. Үсеш темпы агымдагы елда алынган түләүләр һәм төзелгән җир арендасы килешүләрен күздә тотып кабул ителгән.
Җир участокларын сату буенча керем 1,0 миллион сум күләмендә фаразлана, алар тулысынча район бюджетына күчерелә, ә элек бу керемнәр җирлек һәм район бюджеты арасында тигез бүленә иде. Шәһәр бюджетында норматив элеккечә кала.
Башка салым булмаган керемнәр, шул исәптән закон бозган өчен штрафлар, тирә-як мохиткә зыян китергән өчен түләүләр салым һәм салым булмаган керемнәр структурасында 1,5% тәшкил итә. Аларны алу түбәндәгечә фаразлана: штрафлар буенча – 1,5 миллион сум, табигатькә зыян китергән өчен түләүләр – 650,0 мең сум.
2014 елдагы кебек, республиканың консолидацияле бюджетына кергән нефть продуктларына акцизларны кабул итү нормативы муниципаль берәмлек бюджетында кала. Ул муниципаль милек булып саналган җирле әһәмияткә ия булган машина юллары озынлыгын күздә тотып исәпләнә. 2015 елда бюджетта акцизлар түләү буенча керемнәр норматив буенча – 1,2101% яки 8,3 миллион сум күләмендә фаразлана.
Шулай итеп, консолидацияле бюджетның салым һәм салым булмаган керем өлеше, НДФЛның 100% түләнүен исәпкә алып, 140,4 миллион сум тәшкил итәчәк, бу 2014 елда расланган планнан 7% яки 9,3 миллион сумга артыграк.
Район бюджетының салымнар һәм салым булмаган керемнәр буенча күләме 119,6 миллион сум тәшкил итә, бу 2014 ел дәрәҗәсеннән 12,1 миллион сумга артыграк.
2015 елга керемнәр буенча консолидацияле бюджетның проекты барлык чыганакларны исәпкә алып, 494,7 миллион сум күләмендә формалашкан, район бюджеты 475,4 миллион сум тәшкил итә.
“Тирә-як мохитны саклау” бүлегендә чыгымнар 650 мең сум күләмендә каралган. Акча Болгар шәһәре бюджетында карала һәм Пионер урамындагы скверны төзекләндерү буенча эшләрне дәвам итүгә тотылачак. “Социаль-мәдәни тармак” – бюджет чыгымындагы аеруча зур бүлекнең берсе. Аларның күрсәткечләре еллык үсеш динамикасын ачык чагылдыра. 2015 елның консолидацияләнгән бюджетында социаль тармак чыгымнары 79 процент яки 393,0 миллион сум күләмендә каралган. 2014 ел үсешен исәпкә алып 3 процент тәшкил итә. Район бюджетында аларның күләме 381,0 миллион сум тәшкил итәчәк.
Бу тармакта чыгымнар күләме буенча белем бирү системасы аерым урын алып тора. Шуңа күрә чыгымнар да 340,0 миллион сум итеп каралган. Чыгымнарның арта баруы турында да әйтергә кирәк. Әйтик, Россия Федерациясе Президентының майда игълан ителгән Указларын тормышка ашыра башлау белән 2014 елдагы чыгымнар 2012 ел белән чагыштырганда 48 процентка яки 110,5 миллион сумга артты. Шуның белән бергә, тиешле төзәтмәләр кертелгәннән соң да белем бирү учреждениеләренең чыгымнарын финанслау дәвам итә. Мәктәпкәчә белем бирүгә 73,7 миллион сум, мәктәпләр һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә – 260,0 миллион каралган. Әлеге бүлек буенча балаларын бакчага йөрткән өчен ата-аналарның түләүләре дә финанс чыганагы буларак исәпкә алынган. Кадетлар мәктәп-интернатының республика бюджетыннан финанслауга күчүе турында да әйтергә кирәк.
Бюджет классификациясе нигезендә, “Белем бирү” бүлегенә 3 миллион сум күләмендә “Яшьләр сәясәте һәм балаларны сәламәтләндерү” бүлекчәсе дә кертелгән. Анда чаралар уздыру һәм спорт юнәлешендәге учреждениеләрне “Витязь” клубы” һәм “Болгар” балаларны сәламәтләндерү-белем бирү лагеры) тоту өчен 540 мең сум акча каралган.
“Мәдәният, кинематография” бүлеге буенча ассигнованиеләр консолидацияләнгән бюджетта 45,8 миллион сум итеп каралган. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 10 процентка, районныкында – 34,4 миллион сум, җирлек бюджетларында – 11,4 миллион сумга күп. Әлеге бүлектә “Киночелтәр” учреждениесе, район Мәдәният йорты һәм үзәкләштерелгән китапханәне тоту өчен дә чыгымнар каралган.
Физик культура һәм спорт ассигнованиеләре составына физкультура-сәламәтләндерү эше, спорт чаралары һәм ярышлар оештыру өчен каралган чыгымнар керә. Әлеге акча күләме 690 мең сум тәшкил итәчәк, бу узган ел дәрәҗәсе белән тигез.