Ялган аракы сатуны тыярга

2014 елның 24 декабре, чәршәмбе
Районның җәмәгать туклану предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашында уздырылган киңәшмәдә алкогольле эчемлекләр сату белән бәйле булган мәсьәләләр тикшерелде.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы җитәкчесе Александр Саунин чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында клиентларга ялган спиртлы эчемлекләр (федераль акциз маркаларының булмавы, тутырылу вакыты күрсәтелмәве һ.б.) сатуның тыелуы турындагы мәгълүматны җиткерде. 171нче Федераль законның 20 маддәсендәге 3нче пунктта каралганча, ялган спиртлы эчемлекләр белән сату иткән өчен предприятие яки башка оешманың лицензиясе алыначак.

Шулай ук җәмәгать туклану предприятиесе территориясендә читтән сатып алынган спиртлы эчемлекләрне куллануның тыелуына да игътибарны арттырырга кирәк. Әгәр клиент ялган аракы эчеп агуланса, гамәлдәге закон нигезендә, моның өчен милек хуҗасы яки туклану предприятиесе администрациясе җавап бирәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International