Уңышлы чыгыш ясауларын телибез

2014 елның 17 декабре, чәршәмбе


19 декабрьдән 21 декабрьгә кадәр “Олимп” универсаль спорт залында кечкенә шәһәрләр һәм авыл районнары арасында мини-футбол буенча ачык республика беренчелеге үтәчәк.

Бу ярышлар традиция буенча безнең шәһәрдә Яңа ел алдыннан үткәрелә һәм спорт яратучылар аны көтеп ала. Бу юлы да безгә Татарстанның Лаеш, Саба, Югары Ослан һәм башка районнарыннан спортчылар киләчәк. Барлыгы турнирда 12 коллектив, шул исәптән безнең җыелма команда да катнаша.

Хәзергә безнекеләр берничек тә иң яхшы дүрт команда арасына эләгә алмый. Бу юлы алар уңышлырак чыгыш ясар дип ышанырга була, чөнки безнең командага Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә укучылар да өстәләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International