Барысы да исәпкә алынды

2014 елның 24 декабре, чәршәмбе
Алдан хәбәр ителгәнчә, район Советының чираттагы утырышында 2015 ел һәм пландагы 2016-2017 еллар чорына бюджет проекты хупланды. Газета укучылар игътибарына финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина чыгышыннан төп положениеләрне тәкъдим итәбез.
Докладчы билгеләп үткәнчә, проект район Советына регламентта күрсәтелгән срокларда кертелде. Ул шулай ук район сайтында урнаштырылды, аның буенча ачык тыңлаулар үткәрелде, бюджет мәсьәләләре буенча комиссиядә берничә тапкыр тикшерелде. Эш барышында проектка үзгәрешләр, төзәтмәләр кертелде, кайбер күрсәткечләр үзгәртелде.

Бюджет проекты консолидацияле район бюджетының башкарылуын, Федераль салым, бюджет законнарына һәм “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законга кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып төзелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International