Күптән түгел район ветеран оешмалары советына бүләкләү кәгазьләре һәм приказларының күчермәсе килде. Аларда районның сугыш елларында орден һәм медальләргә лаек булган дүрт кешенең батырлыгы бәян ителгән. Республиканың ветераннар советыннан алынган әлеге документларның эчтәлеге газета укучыларыбызда да кызыксыну уятыр, дип уйлыйбыз.
Лев Федорович Малинин белән Николай Семенович Каргин Болгарда яшиләр, Петр Дмитриевич – Приволжскида, Виктор Александрович Басков – Красный Валда. Алар турында безнең газетада да күп язылды. Җиңүгә өлеш керткән бу солдатларга зур рәхмәт әйтәсе килә.