Беренче майда туристлар сезоны башланып китә. Болгар музей-тыюлыгының кунакларны каршыларга ничек хәзерләнүе турында безнең хәбәрчебезгә БГИАМЗ директоры Фәргат Мөхәммәтов сөйли.
– Узган ел музей-тыюлыкка 285 мең турист килгән иде, бу 2013 ел белән чагыштырганда 100 мең кешегә артык. Бу сезонга нинди фаразларыгыз бар?
– Быел туристлар саны узган елгыдан артыграк булыр дип уйлыйбыз. Беренче квартал нәтиҗәләре буенча музей-тыюлыкта инде унике мең кеше булып киткән, бу узган елның шушы чорыннан өч тапкыр күбрәк. Беренче чиратта, бу музей эшчәнлеге юнәлешләрен киңәйтүгә бәйле.
Мәсәлән, соңгы айларда гына да без үзебездә сәламәтлек саклау, мәдәният, энергетика, көч структуралары белгечләрен кабул иттек. Төрле оешмалар отчет җыелышларын, төрле очрашуларны үткәрү өчен конференц-залны арендага ала, бу чараларның барысы да борынгы шәһәр буенча экскурсия белән тәмамлана.
“Беренче класс укучысының мәдәни көндәлеге” республика акциясендә катнашып, төрле милли бәйрәмнәр оештырып, безнең хезмәткәрләр укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында мәдәни-агарту эшләрен оештыралар. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар да булды. Моннан тыш, район Мәдәният йортында “Болгар” эзтабарлар отряды алып кайткан экспонатлар белән вакытлыча экспозиция эшли. Анда музей дәресләре үткәрелә.
– Алар арасында кунакханә төзелеше беренче урында тора. Бу туристларга бездә озаграк торырга мөмкинлек бирәчәк. Идел буендагы парк зонасы киңәйтеләчәк, Елга вокзалыннан ерак түгел Язмалар музее ачу мәсьәләсе тикшерелә. Билгеле инде, архитектура һәйкәлләренә реставрация һәм реконструкция ясау, борынгы шәһәр урынында археологик эзләнүләр дәвам итәчәк.
Территорияне төзекләндерү турында да берничә сүз әйтәсе килә. Агымдагы елда музей-тыюлык периметры буенча видеокүзәтү камералары куелды. Алар тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне вату, төрле хокук бозуларны булдырмый калу өчен кирәк. Беренче майда туристлар сезоны башланып китә. Болгар музей-тыюлыгының кунакларны каршыларга ничек хәзерләнүе турында безнең хәбәрчебезгә БГИАМЗ директоры Фәргат Мөхәммәтов сөйли.