Полянка урта мәктәбенең унынчы класс укучылары Ирина Осипова һәм Олеся Шевченко “Мәктәп экопатруле” Республика конкурсының “Иң актив укучы” номинациясендә җиңеп чыктылар.
“Олимп” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры,безнең яшь көрәшчеләрнең остазы, СССРның спорт мастеры Владимир Борюшкин самбо буенча Россия беренчелегендә көмеш медаль алып, яшь спортчыларга үрнәк күрсәтте. Безнең ветераннар спорты тарихында мондый уңышның булганы юк иде әле.