Март аенда Рөстәм Миңнехановка республика башкаласының парк зоналарын төзекләндерү проекты тәкъдим ителде. Президент бу идеяләрне хупласа да, реконструкция эшенә керешкәнче, бу турыда халык белән киңәшне призлардан йөкләде. Шәһәрләрдә проектларны ачык тыңлаулар башланды. Барлыгы 2015 елда 160 парк һәм скверны төзекләндерү күздә тотыла. Бу максаттан республика бюджетыннан шәһәр һәм районнарга 1 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Булган ял итү зоналарын тәртипкә китерү һәм 800 гектар мәйданда яңа яшел ял итү зоналары булдыру күздә тотыла.
Безнең районда яшел ял итү зоналарын реконструкцияләү программасына ике объект – Пионер һәм Хирург Шеронов урамнары чатында урнашкан балалар скверы һәм Болгар музей-тыюлыгындагы Идел буенда яңа утыртылган сквер кертелде. Бу объектларда нинди эшләр алып барылуы турында Болгар шәһәре башкарма комитет җитәкчесе Алексей Тюленев сөйли.
– Республика җитәкчеләренең хәзер ял итү культурасын булдыру турында кайгыртуларын бары тик хупларга гына була. Безнең парк һәм скверларны реконструкцияләү өчен республика бюджетыннан 5100 мең сум акча бүлеп бирелде, эшләр муниципалитет көче белән башкарыла.
Шәһәр балалар скверында төзекләндерү эшләре инде күптән алып барыла. Узган ел монда таган, карусель, таучыклар, эскәмияләр куелды. Сквер территориясен төзекләндерү буенча да эшләр башкарылды. Балачакның яшел утравы булган бу скверда шәһәр кунаклары, балалар белән әниләр ял итәргә ярата, аерча җәйге эссе көннәрдә кеше күп була.
Республика программасы кысаларында, 2015 елда тротуар һәм бордюрлар ясау күздә тотыла, шулай ук уңайлы җәяүле сукмаклар да ясалачак. Моннан тыш, сквер өстәмә яктыртылып, кирәк урыннарда агачлар утыртылачак.
Безнең шәһәр үзәгендәге скверда 2013 елда ук шәһәр Советы депутатлары иске агачларны кисмәскә, ә бары тик куркыныч тудырганнарын алырга дигән карарга килгәннәр иде. Бу скверда халык эссе көннәрдә рәхәтләнеп ял итә. Тиздән ул тагын ямьләнеп, яшелләнеп китәр һәм ул тагын да күбрәк халыкны үзенә тартып торыр. Инде хәзер үк скверда күңелле балалар авазы тынып тормый.