Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Китап – мәңгелек серләр дөньясы
2015 елның 27 мае, чәршәмбе
Безнең шәһәрдә балалар китапханәсе илле елдан артык эшләп килә һәм монда үз эшенә чын күңелдән бирелгән кешеләр хезмәт куя.
Ирина Телицына
Балалар китапханәсенә Любовь Кузина җитәкчелек итә. Аның Казан мәдәният институтын тәмамлап, биредә эшли башлавына егерме биш ел вакыт үткән. “Мин бу һөнәрне сайлаганыма беркайчан үкенмәдем” – ди Любовь Петровна. Уку залы мөдире Любовь Погодина да шушы ук уку йортын тәмамлаган. Китапханәдә егерме елдан артык эшләүче Роза Сабирҗанова монда Алабуга мәдәният-агарту училищесын тәмамлаганнан соң килгән. Хәзер ул абонемент өчен җавап бирә.
Китапханә фондында 24 меңнән артык китап исәпләнә. Алар арасында энциклопедия, төрле даими басмалар, матур әдәбият һәм башка китаплар бар.
Китапларның күбесе рус телендә булса да, татарча әдәбият та җитәрлек. Китапханәгә өч яшьтән алып уналты яшькә кадәрле балалар йөри. Авыллардан килүчеләр дә бар. Бер ел эчендә китапханә якынча ике мең кешегә хезмәт күрсәтә. Әмир Җиһангиров, Антон Савельев, Полина Рыбакова, Надежда Беляева китапларны күп укыйлар, аларны Альберт Лиханов, Вениамин Аверин һәм башка авторлар кызыксындыра. Хезмәткәрләр килгән һәр кешегә кирәкле әдәбиятны табып бирергә тырышалар.
Любовь Михайловна китапны балачактан ук укырга яраткан, шунлыктан китапханәче һөнәрен сайлап алган. “Мин балалар белән аралашырга яратам” – ди ул.
Китапханәдә хөкем сөргән дустанә атмосферага халык теләп йөри. Еш кына төрле күргәзмәләр оештырыла. Аерым бер почмакта мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен бизәкле китаплар да бар. Балалар китап укып кына калмыйча, иҗади биремнәр үтиләр, төрле бәйрәмнәрдә катнашалар. Ә бәйрәмнәр монда еш үткәрелә. Мәсәлән, Любовь Погодина балалар белән бергә театральләштерелгән тамашалар оештыра. Соңгы тапкыр “Китап театры” әкият геройлар дефилесын үткәргән. Иң актив театраллар арасында Дарина Журавлева, Дарья Петрунина, Роман Идиятуллин, Карина Дубовик һәм башкаларны билгеләп үтәргә була. Любовь Петровна мәктәпкәчә яшьтәге нәниләр һәм башлангыч класс укучылары белән “Кыңгырау” берләшмәсендә дә шөгыльләнә. Ә Роза Сабирҗанова туган якны өйрәнү клубы белән җитәкчелек итә. Китапханәдә элеккеге тормышны чагылдырган почмак эшләнгән. Монда борынгы чуеннар, чабата, туку станогы куелган. Аларның барысын да шәһәр кешеләре бүләк иткән. Китапханәчеләр укучыларга ата-бабаларыбызның көнкүреш тормышы турында сөйләп, туган як тарихы белән таныштыралар.
Китапханә матур итеп бизәлгән, бүлмә гөлләре аңа аерым бер ямь өсти. Иң мөһиме – биредө үз эшен яраткан кешеләр эшли. Алар һәркемне ачык йөз белән каршы алалар. Шунлыктан балалар китапханәсенә кешеләр дә теләп йөри.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
17
апрель, 2026 ел
Болгар шәһәрендә саңгыраулар спорты буенча Россия чемпионаты узачак
Болгар шәһәрендә саңгыраулар спорты буенча Россия чемпионаты узачак
1 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен космонавтика көне кысаларында тематик чара узды
1 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен космонавтика көне кысаларында тематик чара узды
Мәктәпләрдә „Ясалма интеллектның караңгы ягы“ финанс куркынычсызлыгы дәресе үткәрелде
Мәктәпләрдә „Ясалма интеллектның караңгы ягы“ финанс куркынычсызлыгы дәресе үткәрелде
Идел буе федераль округы Яшьләр парламентлары ассоциациясенең XIV утырышы: игътибарны авыл яшьләренә һәм кадрлар сәясәтенә юнәлтү.
Идел буе федераль округы Яшьләр парламентлары ассоциациясенең XIV утырышы: игътибарны авыл яшьләренә һәм кадрлар сәясәтенә юнәлтү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз