Болгарда нәфис гимнастика буенча ачык турнир үтте

2015 елның 29 мае, җомга
Инде хәбәр ителгәнчә, “Олимп” спорт комплексында нәфис гимнастика буенча Россия шәһәрләренең традицион “Яз карлы
Олег ПАХОМОВ

Район халкы арасында спортның әлеге матур төре белән кызыксынучылар саны елдан-ел арта бара. Шуңа күрә моннан берничә ел элек Марина Борзенкова әзерләп уздыра торган “Яз карлыгачлары” турнирын түземсезлек белән көтеп алалар. Шунысын әйтергә кирәк, әлеге тренер тырышлыгы белән 2008 елда Дарья Шкурихина Олимпия уеннары чемпионы исеменә лаек булды. Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге тренеры Наталья Бердникова да Марина Борзенкова белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә тора, һәм аның бездә мәртәбәле турнир уздыру турындагы идеясен хуплады. Ярышлар баштарак шәһәрдәге беренче урта мәктәпнең спорт залында үтте. Әмма мәктәп залы бөтен тамашачыны сыйдырырлык түгел. “Олимп” спорт комплексында исә мөмкинлекләр җитәрлек.

Безгә кунакка Россиянең төрле шәһәрләреннән дүрт йөзләп спортчы килде. Казаннан гына да уннан артык нәфис гимнастика мәктәбе, шул исәптән танылган “Приволжанка”, Юлия Барсукова җитәкчелегендәге мәктәп спортчылары килгән иде. Аларның турнирда әле беренче генә катнашулары. Гомумән, Казан шәһәре гимнастларының чыгышларын һәрчак көтеп алалар.

Шунысы куанычлы, безнең яшь гимнастлар да беркадәр тәҗрибә тупларга өлгерде. Мәсәлән, мәктәп укучыларының республика спартакиадасы җиңүчесе Тамара Калисанова спорт мастерлыгына кандидатлар төркемендә чыгыш ясады. Әйтергә кирәк, югалып калмады, үз яшьтәшләре арасында җиңүче булды. Анна Новикова, Александра Бердникова, Татьяна Авдонина һәм Валерия Амосова, Зарина Вәлиева кыршау һәм скакалка белән күнегүләрдә беренче һәм икенче урыннарга лаек булдылар. Софья Шмелева белән Гөлназ Габдрахманова да пьедесталның өченче баскычына күтәрелделәр. Аларга медаль, дипломнар һәм призлар тапшырылды.

Әлбәттә инде, яшь гимнастлар чыгыш ясаганда аларның әти-әниләре дә көч һәм дәрт биреп торды. Балаларын төрле ярышларга үз машиналарына утыртып алып баручы ата-аналар да бар. Шундыйлар арасыннан хокук саклау органнары ветераны Марат Вәлиевны әйтергә була. Никольск мәктәбе укытучысы Валентина Авдонина да кызы Татьянаны ярышларга үзе алып килә һәм бәйгеләр барышында аны җиңүләргә рухландырып тора.

“Яз карлыгачлары” турнирыннан һәркем канәгать калды. Турнирны оештыручы Марина Борзенкова да әлеге турнирга зур өметләр баглый. “Олимп” спорт комплексы стенасына, булачак олимпия уеннары чемпионнары биредә туа, дип зур хәрефләр белән язып куелган шигарьне күреп, ул да сөенде. Киләчәктә дә бәйгене бездә уздыру өчен тырышачагы турында әйтте. Көзен бездә “Алтын яфрак” турниры үтәргә тиеш. Яшь гимнастларга киләчәктә уңышлар юлдаш булсын иде, дигән теләктә калабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International