Яшьләр көне хөрмәтенә

2015 елның 26 июне, җомга
Иртәгә шәһәрдә Яшьләр көне һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган XXVIнче Бөтенроссия Олимпия көне уңаеннан бәйрәм чаралары узачак.

Иртәнге 10нан 15 сәгатькә кадәр Рабига күлендә спорт ярышлары (дартс, пляж волейболы) үтәчәк, кич белән шәһәрнең үзәк стадионында бәйрәмдә катнашучылар өчен сәүдә нокталары хезмәт күрсәтәчәк, 19 сәгатьтә бәйрәм концерты башлана. Мәйданда балалар өчен күңел ачу мәйданчыклары (батут, аттракционнар) эшләячәк. Кичке тугызынчы яртыда теләге булган һәр кеше дискотекада катнаша ала. Кичке унынчы яртыда төнге күкне төрле төсләрдәге бәйрәм салюты бизиячәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International