Болгар музей-тыюлыгының Истәлек билгесендә тематик экскурсия булды

2015 елның 26 июне, җомга
“Болгар” сәламәтлек-белем бирү үзәгендә ял итүче балалар өчен Истәлек билгесендә “Борынгы Болгар Идел буенда яшәүче халыклар өчен ислам бишеге” дигән тематик экскурсия уздырылды.

Укучыларга борынгы болгарларның ислам динен кабул итү тарихы турында сөйләделәр, ювелир әйберләре, археологик табылдыклар күргәзмәсе белән таныштырдылар. Экскурсия азагында балалар Татарстан Республикасының тарихи шәһәрләре – Казан, Болгар, Свияжск һәм Алабуга турында кинофильмнар карадылар.

Красная Слобода мәктәбе каршындагы көндезге лагерьга йөрүче балаларга музей-тыюлык хезмәткәрләре “Сабан туе – хезмәт бәйрәме” дигән интерактив чара үткәрделәр. Укучылар төрле уеннарда, конкурсларда катнаштылар, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Балаларның барысына да бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International