Кичә Россия мөселманнарының дини үзәге булып саналган борынгы Болгарда ел саен үткәрелә торган “Россия – ислам дөньясы” стратегик группаның чираттагы эшлекле утырышы булды.
Анда ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә катнашты.
Быел группаның эшендә милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне саклауда Татарстан тәҗрибәсен күрсәтү төп урынны алды.
Делегатлар арасында күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклеләре, дини лидерлар һәм абруйлы дин әһелләре, шулай ук төрле илләрнең экс-башлыклары һәм бизнесменнар бар иде.