Болгарда һәм Спас районында җәйге лагерьлар эшли башлый

2016 елның 27 мае, җомга

Иртәгә мәктәпләрдә укучылар өчен 21 көндезге лагерь ачыла.

Түземсезләнеп көтеп алынган җәйге каникулның беренче аенда лагерьларда 530 укучы ял итәр дип көтелә. Алар өчен истәлекле даталарга багышланган бәйрәмнәр, төрле акцияләр, экспедицияләр, экскурсияләр, конкурслар һәм башка кызыклы программалар әзерләп куелган. 

Тагын 150 укучы 12 хезмәт һәм ял итү лагерына барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International