Спас районында китапханәчеләр семинары булды

2016 елның 27 мае, җомга

Санаторий мәктәп-интернаты базасында мәктәп китапханәчеләренең район методик берләшмә семинары үтте. Алар укучыларда китап уку белән кызыксыну уяту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Мәктәп китапханәчесе Ирина Захарова 3 класста “Китаплар барысын да белә” дигән дәрес үткәреп, укучыларны сүзлекләр белән таныштырды, алар белән эшләргә өйрәтте. Ә Бөтенроссия китапханәләр көненә багышлап “Иң китаплы һөнәр” дигән класстан тыш чара үткәрелде. Укучылар бу һөнәр турында күп нәрсә белделәр. Чара укучыларның чыгышы белән үрелеп барды: җиденче класс укучылары тәрбиячеләре Сергей Журавлев белән бергә рус халык әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр, бишенче класслар китапханәчеләрне бәйрәм белән котлап шигырь сөйләделәр, ә “Тере классика” Бөтенроссия сәнгатьле уку конкурсының мәктәп турында җиңгән 9 класс укучысы Мөхсид Зәйнуллаев Михаил Зощенконың сатирик хикәясен укыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International