Узган шимбә көнне Болгар мәчетендә барлык мөселман халкы өчен изге булган Рамазан ае хөрмәтенә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте Генераль директоры Фоат Вәлиев уздырган “Ифтар ашы”нда 150 дән артык кеше катнашты.
Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Узган еллардагы кебек, бәйрәм ашына ураза тотучылар белән бергә, Разаман аенда төрле сәбәпләр аркасында бу изге һәм саваплы гамәлне үти алмаучыларны да чакырдылар.
– Рамазан ае – гөнаһларны кичереп изге эшләр кыла торган ай, – диде милләттәшләребезгә мөрәҗәгать итеп район башлыгы Камил Нугаев. – Хәтта иң авыр һәм хәтәр елларда да мөселманнар үз диннәрен, гасырлар тирәнлегеннән килүче гореф–гадәтләрен саклап калу җаен тапканнар. Бүген безнең дәүләтебездә яшәүче төрле милләт халыкларына мәчетләрдә, чиркәүләрдә һәм башка дини оешмаларда Ходайга табыну, башка йолаларны үтәү өчен бөтен шартлар тудырылган. Дәүләтнең дингә йөз белән борылуына күңел сөенә...
Фоат Вәли улы мәчеткә килгән барча милләттәшләребезне изге Рамазан ае белән котлады, исәнлек–саулык теләде, нечкә күңелле булырга, мохтаҗ гаиләләргә, ятим балаларга, инвалидлар һәм ялгыз яшәүчеләргә хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә чакырды.
Мәчетнең имам–хатыйбы Фәрһад хәзрәт Минсәгыйрьнең үтемле вәгазеннән соң намазга чакырып кичке азан яңгырады. Догалар кылып изге теләкләр теләгәннән соң, барысын да бәйрәм табынынына чакырдылар.
Болгар мәчетендә якшәмбе көнне дә җирле эшмәкәрләр Фазылҗан Ошуров, Наил Хәлиуллин һәм Йосыф Гәрәев үз көчләре һәм тырышлыклары белән эшләп тапкан акчага ураза тотучылар өчен кичке аш мәҗлесе оештырдылар.