Район мәктәпләре укучылары Бөтенроссия ГТО физкультура–спорт комплексының безнең спорт мәйданчыкларында уздырылган республика этабында бронза медальгә лаек булдылар.
Олег ПАХОМОВ
Хәтерләсәгез, моннан берничә ел элек Россия хөкүмәте ГТО комплексын торгызуга юнәлдерелгән кайбер документлар эшләде һәм аларны кабул итте. Аның структурасы барлыгы 11 этаптан тора, һәр этап өчен сынау төрләре һәм нормативлар билгеләнгән. Беренче җиде этапны уңышлы үтәгән очракта бронза, көмеш яки алтын билге бирелә. Калган дүрт этапта исә ГТО нормаларын тапшыручының җенесе һәм яшенә карап билгеләр тапшырылмый. Моннан тыш, һәр этапта хәрәкәт режимына карата тиешле белем, осталыкны да күрсәтергә кирәк.
Бездә 3 һәм 4нче баскычтагы комплексның республика этабын (9–10 яшьлек кызлар һәм малайлар һәм 13 яшьтән 15 яшькә кадәрле яшүсмерләр) ачу тантанасында су полосы буенча Россия чемпионы, Казанның “Оргсинтез” командасы уенчысы Ирек Зиннуров катнашты. Ул һәркемгә спортта уңышларга ирешүләрен, саулык–сәламәтлек теләде.
Әлеге спорт фестивалендә катнашу өчен безгә республиканың 17 районыннан вәкилләр килде. Командаларга өченче баскыч буенча ике малай һәм ике кыз керде, дүртенче баскычта исә ике яшүсмер белән ике кыз үз осталыкларын күрсәтергә тиеш иде. Безнең команда данын Александра Бердникова, Ангелина Бедова, Илья Монахов, Никита Денисов һәм Валерия Иванова, Егор Бурумов, Ангелина Степанчева һәм Дмитрий Денисов яклап чыгыш ясады. Алар барысы да шәһәр мәктәпләрендә укыйлар. Комплекс программасына йөзү, ату, җиңел атлетика һәм гомуми физик хәзерлек кертелгән иде. Бәйгедә катнашучылар арасыннан шулай ук спорт проектлары, агитбригадалар һәм журналистлар конкурсында иң яхшыларны ачыкладылар.
Укучыларның барысы да үзләренең иң яхшы сыйфатларын күрсәтергә һәм район данын лаеклы якларга тырышты. Аеруча Александра Бердникова турында әйтергә кирәк. Ул гомуми физик хәзерлек һәм спортның берничә төрен үз эченә алган бәйгедә җиңде. Гомуми физик хәзерлектә шулай ук Никита Денисов белән Илья Монахов та яхшы нәтиҗә күрсәтеп беренче һәм икенче урыннарны алдылар. Аерым төрләрдә Ангелина Бедова, Валерия Иванова һәм Дмитрий Денисов призлы урыннарга лаек булды. Проектлар, агитбригадалар һәм журналистлар конкурсындагы әйбәт нәтиҗәләр, спорт төрләре буенча ирешкән казанышларны исәпкә алганнан соң, безнең укучылар мактау пьедесталының өченче баскычына (команданы педагоглар Максим Кузовкин белән Валерий Наумов әзерләде) күтәрелде. Беренче һәм икенче урыннарны Яр Чаллы һәм Түбән Кама укучылары алды.
Безнең шәһәрдә спорт фестивале өч көн буе дәвам итте. Кайбер спортчылар өчен сезон әле тәмамланмаган. Мәсәлән, Александра Бердникова белән Никита Денисов Татарстанның җыелма командасы составына кертелде. Аларга республика данын яклап ГТО комплексының Бөтенроссия этабында яклап чыгыш ясарга туры киләчәк.