Безнең волейболчылар өстәмә турнирда җиңеп чыктылар. Ул 35 яшьтән олырак ирләр арасында “Татарстан яңа гасыр –“Татарстан – новый век” республика җәмәгать оешмасы призына волейбол буенча республика финал турнирында катнашучыны билгеләде.
Ярышлар Буа шәһәренең “Юность” спорткомплексында “Волейбол – интеллект, сәламәтлек” проекты кысаларында үткәрелде. Бу уеннарда республиканың көнбатыш зонасы командалары катнашты.
Федор Камаев, Ринат Акимбетов, Сергей Парфенов, Дмитрий Ключников, Сергей Филиппов, Николай Тареев составындагы безнең команда үзләренең бөтен көндәшләрен җиңделәр: 2:0 исәбе белән Чүпрәле командасын, 2:1 исәбе белән Буа һәм Яшел Үзән командаларын җиңделәр, ә Кама Тамагы спортчылары безнең команда белән очрашудан баш тарттылар. Шулай итеп, дүрт команданы ышанычлы җиңеп, безнең волейболчылар республика финал уеннарында катнашу хокукы алдылар.
Николай Тареев турнирның иң яхшы уенчысы дип табылды.