Бүген Спас муниципаль район башлыгы К.А. Нугаев районда төзелеш объектларын карап чыкты һәм подряд оешмалары, район учреждения җитәкчелэре белән берлектә районда төзелеш объектлары буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә төзелү срокларының үтәлеше, капитал ремонт эшләре, культура көнкүреш торак объектларын һәм халыкны тузган торактан күчерү каралды.
Бүген Болгар Ислам Академиясе төзелеш мәйданчыгын эш визиты белән Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков булып китте. Эшлекле сәфәр максаты әлеге объектны кабул итү һәм алга таба эшчәнлегенэ кадрлар сайлап алу өчен.
Болгар музей-тыюлыгы территориясендә Нәүрүз бәйрәме булды.
2нче мәктәпнең 10 класс укучысы Ульяна Сәетова гомуми һәм һөнәри урта белем укучылары арасында психология буенча фәнни-тикшерү һәм иҗади эшләрнең республика конкурсында III дәрәҗә дипломга ия булды.
Агропромышленность комплексы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, “Россельхозцентр” җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында узган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы машиналарының язгы кыр эшләренә ничек әзерләнүенә тиешле бәя бирелде.
П. А. Карпов исемендәге кадет мәктәп-интернатыннан бер төркем укучы “Юнармия” хәрәкәтенең республика слетында катнашты.
Район башлыгы Камил Нугаев бу атнада районның башка җитәкчеләре белән бергә төзелә торган һәм капиталь ремонт барган объектларда булды.
Болгарда яшәүче Екатерина Платова үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны бу истәлекле бәйрәме белән район башлыгы Камил Нугаев, ветеран оешмасы рәисе Татьяна Бурумова, социаль хезмәт вәкилләре котлады.
Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.
“Спас” заказнигы белгечләре “Главрыбвод” ФДБУ Урта Идел филиалының әйдәп баручы ихтиологы Рөстәм Сафиуллин белән бергә балыкларны кислород җитмәүдән коткару буенча мелиоратив чаралар үткәрделәр.
Мондый чаралар Өчкүлдәге табигый һәйкәлләр булып саналган Чиста, Исемсез һәм Атаман күлләрендә үткәрелде. Бензоледоруб ярдәмендә бозда туксаннан артык бәке ясадылар, өсте катып китмәсен һәм суга кислород кереп торсын өчен өстенә салам җәйделәр. Вакытында үткәрелгән бу чара шактый балыкларны саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.