Балыкларны саклап калу өчен

2017 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

“Спас” заказнигы белгечләре “Главрыбвод” ФДБУ Урта Идел филиалының әйдәп баручы ихтиологы Рөстәм Сафиуллин белән бергә балыкларны кислород җитмәүдән коткару буенча мелиоратив чаралар үткәрделәр.

Мондый чаралар Өчкүлдәге табигый һәйкәлләр булып саналган Чиста, Исемсез һәм Атаман күлләрендә үткәрелде. Бензоледоруб ярдәмендә бозда туксаннан артык бәке ясадылар, өсте катып китмәсен һәм суга кислород кереп торсын өчен өстенә салам җәйделәр. Вакытында үткәрелгән бу чара шактый балыкларны саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International