Район Советының чираттагы утырышы 29 мартка билгеләнгән.
Депутатлар авыл халкының эштәге активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү, район бюджетының 2016 елда үтәлеше буенча отчетны раслау, контроль-хисап палатасы отчеты һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алышачак.
Сессия район башкарма комитетының утырышлар залында үтә. Башлана сәгать10да.
Үткән ялда Тукай авылында Нәүрүз бәйрәме гөрләп узды. Алдагы көнне укучылар, авыл китапханәчесе Люция Самат кызы белән берлектә, авыл урамы буенча такмак әйтеп һәр йортка кереп күчтәнәчләр җыеп йөрделәр. Аларны бер йорттан да буш чыгармадылар. Өлкәнрәк әби-бабайлар теләкләрен әйтеп,
балаларның аркаларыннан сөеп, апаларына рәхмәт укып озатып калдылар. Икенче көнне, Мәдәният йорты каршында, шул җыелган әйберләр белән гөрләтеп бәйрәм уздырдылар. Иртәдән музыка яңгырап торды, коймак исе борынны кытыклады, тиздән авыл халкы да җыела башлады. Сәгать 10да бәйрәм башланды. Укучы балалар белән Люция Самат кызы бәйрәмгә багышлап кызыклы монтаж хәзерләгән иде. Кыш бабай ролен 9нчы сыйныф укучысы Сәгъдиев Илмир, Нәүрүзбикәне 10 нчы сыйныф укучысы Мифтахова Вәсилә башкарды. Татар халык киемнәреннән чыккан башка укучылар җырладылар, биеделәр, төрле уеннар оештырдылар. Аннары авыл халкы белән уен-ярышлар оештырылды, килгән һәр кешегә бүләкләр бирделәр. Шуннан соң теләкләрне әйтеп, бөтен кайгы-хәсрәтне, усаллыкны үзе белән алып китсен дип, карачкыны яндырдылар. Бәйрәмдә һәр кеше тәмле коймактан авыз итте, кайнар чәй эчте. Дәртле музыка күңелләрне тагын да күтәрде, бәйрәмгә ямь өстәде. Аны Мөхәммәтҗанов Рамис оештырды.
Авыл тормышына күңелле бер үзенчәлек өстәгән бәйрәмнән авыл халкы тагын шулай очрашырга язсын дип, рәхмәт әйтеп таралыштылар.
Люция Нигъмәтуллина.
Торак фондына капиталь ремонт ясау программасы кысаларында, “Спасагрострой” җәмгыяте быел Болгарда – биш һәм Полянкада бер йортка капиталь ремонт ясарга тиеш.
Валентина Лаврентьева, Полина Трембицкая һәм Анна Акулинага (шәһәрдәге 1нче һәм 2нче, Антоновка урта мәктәпләре) Бөтенроссия “Тере классика” прозаик әсәрләр укучылар конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләренә дипломнар тапшырдылар һәм китаплар бүләк иттеләр.
Узган атна азагында Полянкада авыл җирлеге башлыклары катнашында узган район семинарында социаль-икътисадый үсеш бурычларын хәл итү буенча үзидарә органнары ролен күтәрү белән бәйле мәсьәләләр тикшерелде.
Әлеге сорау күпләрне, аеруча кешедән сөт сатып алучыларны борчый. Бу хакта бүген безгә район дәүләт ветеринария берләшмәсе табиб-серологы Наталья Исхакова аңлатма бирә.
– Мөгезле эре терлек лейкозы – дәвалап булмый торган авыру, ул 2006 елда авыл хуҗалыгы терлекләре арасындагы аеруча куркыныч авырулар исемлегенә кертелде.
Иж–Борискино авылында узган чуаш иҗтимагый-мәдәни үзәгенең отчет-сайлау конференциясендә шактый мөһим мәсьәләләр кузгатылды, киләчәккә яңа планнар билгеләнде.
Ямбактыда быел да зурлап Нәүрүз бәйрәмен үткәрделәр.
Бәйрәм программасына күңелле җырлар һәм биюләр кертелде. Авыл халкы төрле бәйгеләрдә көч сынашты, аеруча “Табагач”, “Ачык авыз”, “Ал кирәк, гөл кирәк” кебек татар халык уеннарында катнашырга теләүчеләр күп булды. Кыш карачкысын яндырганнан соң, халыкны кайнар чәй һәм коймак белән сыйладылар.
Иж–Борискино авылында узган чуаш иҗтимагый-мәдәни үзәгенең отчет-сайлау конференциясендә шактый мөһим мәсьәләләр кузгатылды, киләчәккә яңа планнар билгеләнде.
Заманча дөньяны электр энергиясеннән башка күз алдына да китереп булмый. Шуңа күрә “Челтәр компаниясе” кулланучыларны электр энергиясе белән ышанычлы һәм сыйфатлы тәэмин итү буенча зур эш алып бара.