Күптән түгел Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге театр сәхнәсендә ТР Газлаштыру фонды һәм “ТРда инженер челтәрләрен капиталь төзү һәм энергияне саклау технологияләрен үстерү идарәсе” АҖ предприятиеләре арасында үзешчән сәнгать смотр-конкурсы үткәрелде. Безнең район вәкилләре әлеге чарада икенче урынны алдылар.
Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.
Татар халкының буыннан буынга күчеп бара торган йола-бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре бар. Халык үткән юл, аның яшәеше тирән эз булып тарихта урын алган. Ләкин вакыт үтү белән кайбер гореф-гадәтләр онытыла. Мәсәлән, бергә кич утырулар, аулак өйгә җыелулар онытылып бара. Шуңа күрә йолаларыбызны барлау эше безгә йөкләнә.
Шәһәрдәге мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында узган “Здоровячки – 2017” спорт конкурсында “Родничок” балалар бакчасының “Барбарики” командасы җиңңүче булды.
Бүген Спас муниципаль район башлыгы К.А. Нугаев районда төзелеш объектларын карап чыкты һәм подряд оешмалары, район учреждения җитәкчелэре белән берлектә районда төзелеш объектлары буенча киңәшмә уздырды.
Вакыйга “Почта Банк”ның туган көненә туры килде – бу учреждение рәсми рәвештә моннан нәкъ бер ел элек ачылган иде. Бу вакыт эчендә Татарстанда компаниянең 60тан артык бүлеге һәм офисы эшли башлады. Банк җитәкчелеге тиздән өстәмә бүлекләрне республиканың зур шәһәрләре һәм район үзәкләрендә генә түгел, авыл җирләрендә дә ачарга ниятли.
Владимир Артюшин белән Павел Башкиров электромонтер һөнәрен сайлауларына үкенмиләр. Икесе дә Спас РЭСы филиалында инде биш елдан артык эшлиләр.
Чираттагы язгы чакырылыш вакытында безнең районнан егермегә якын егет Россия Кораллы Көчләренә хезмәт итәргә китә.
Кичә район террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш киңәйтелгән утырышы булды.
Даими комиссия әгъзаларыннан тыш, утырыш эшендә райондагы барлык мәгариф учреждение директорлары, оешма һәм предприятие җитәкчеләре, көч структурасы вәкилләре катнашты. Утырыш Санкт-Петербург метросында булган террорчылык акты нәтиҗәсендә һәлак булучылар истәлегенә бер минут тынлык белән башланып китте.
Күптән түгел Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге театр сәхнәсендә ТР Газлаштыру фонды һәм “ТРда инженер челтәрләрен капиталь төзү һәм энергияне саклау технологияләрен үстерү идарәсе” АҖ предприятиеләре арасында үзешчән сәнгать смотр-конкурсы үткәрелде. Безнең район вәкилләре әлеге чарада икенче урынны алдылар.