2нче мәктәпнең 10 класс укучысы Ульяна Сәетова гомуми һәм һөнәри урта белем укучылары арасында психология буенча фәнни-тикшерү һәм иҗади эшләрнең республика конкурсында III дәрәҗә дипломга ия булды.
Конкурсны Татарстан Фәннәр академиясе һәм В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацияләр университеты үткәрде.
Ульяна ата-аналар мөнәсәбәте стиленең укучыларның имтихан алды дулкынлануы һәм үз-үзен бәяләвенә нинди йогынты ясавы буенча тикшерү эше тәкъдим итте. Моннан тыш, ул психология фәннәре докторлары, профессорлар, доцентлардан торган жюриның барлык сорауларына да җавап бирде.
Укучының бу уңышында мәктәпнең педагог-психологы Александра Артюшинаның да өлеше бар.