Болгарда “Почта Банк” бүлеге ачылды

2017 елның 7 апреле, җомга

Вакыйга “Почта Банк”ның туган көненә туры килде – бу учреждение рәсми рәвештә  моннан нәкъ бер ел элек ачылган иде. Бу вакыт эчендә Татарстанда компаниянең 60тан артык бүлеге һәм офисы эшли башлады. Банк җитәкчелеге тиздән өстәмә бүлекләрне республиканың зур шәһәрләре һәм район үзәкләрендә генә түгел, авыл җирләрендә дә ачарга ниятли.

Спаслыларны бу истәлекле вакыйга белән  “Чистай МРП” структура бүлеге башлыгы урынбасары Алексей Костин,  Казан “Почта Банк” өлкә үзәге  җитәкчесе Анна Гусева котлады һәм  уңышлы  эшләүләрен, ике як өчен дә файдалы булган хезмәттәшлек итүләрен теләделәр. 

 

Бездә ачылган бүлек кредит оешмасы булып тора, ул  төрле финанс операцияләре башкара. Мәсәлән, кредитлар бирә, эш  хакы карталарына хезмәт күрсәтә.

Чараны тантаналы ачканнан соң, шәһәр предприятиеләре һәм оешма җитәкчеләре, шәһәрлеләр кешеләр турында кайгыртучанлык күрсәтүләре өчен  почта һәм банк хезмәткәрләренә рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International