Уяу булырга кирәк

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Кичә район террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш киңәйтелгән утырышы булды.

Даими комиссия әгъзаларыннан тыш, утырыш эшендә райондагы барлык мәгариф учреждение директорлары, оешма һәм предприятие җитәкчеләре, көч структурасы вәкилләре катнашты. Утырыш Санкт-Петербург метросында булган террорчылык акты нәтиҗәсендә һәлак булучылар истәлегенә бер минут тынлык белән башланып китте.

 

Террорчылыкка каршы комиссия рәисе, район башлыгы Камил Нугаев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган боерыкның эчтәлеге белән таныштырды. Анда гражданнарның куркынычсызлыгын, аеруча транспорт чараларында иминлеген тәэмин итү буенча кичекмәстән чаралар кабул итү, уяулыкны арттыру турында сүз бара.

 

Утырышта төп доклад белән район полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары Евгений Ермишин чыгыш ясады. Ул районның әһәмиятле объектлары иминлеген тәэмин итү һәм саклау буенча нинди чаралар кабул ителүе белән таныштырды. Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, 2016 елда бу объектларга тикшерү үткәрелде һәм кайбер кимчелекләр ачыкланды. Җитәкчеләргә аларны бетерү турында күрсәтмә бирелде. Күбесенчә алар предприятиеләрнең техник базасын ныгыту, видеокүзәтү камералары кую, контроль-пропуск режимын урнаштыру, документация – боерыклар, инструктажлар һәм журналлар  алып баруга кагылды. Кимчелекләрнең кайберләре бетерелгән, икенчеләре буенча эш алып барыла. Тиздән көч структуралары бу объектларны тагын бер кат тикшереп чыгарга тиеш.

 

Коммуналь хезмәт җитәкчесе Александр Кривошеев, Спас район үзәк хастаханәсе баш табибы Егор Самохвалов, район мәгәриф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин, мәдәният бүлеге җитәкчесе Фәрхат Низамов, “Нефтебаза” ҖЧҖ директоры Федор Парунзин үзләре җитәкчелек иткән объектларны саклау буенча нинди чаралар кабул ителүе турында хәбәр иттеләр. Район башкарма комитеты җитәкчесенең мобилизация эше буенча урынбасары Валерий Евстигнеев гражданнар куркынычсызлыгы һәм учреждениеләрне саклау буенча гамәлдәге закон нормаларын һәм таләпләрен катгый үтәргә кирәклегенә басым ясады.

 

Утырыш ахырында карар кабул ителде, ул әйтеп үтелгән оешма һәм учреждение җитәкчеләренә кагыла. Бу карарның үтәлүе май аеның икенче яртысында  тикшереләчәк.

 

Утырышка район башлыгы Камил Нугаев йомгак ясады.

 

 – Безнең барыбызга да сак булырга, куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләренә битараф карамаска кирәк, – диде ул. – Шул очракта гына без районның нормаль яшәвен тәэмин итә алабыз. Закон таләпләрен бозучыларга каты җәза биреләчәк....

 

Барлык тиешле структураларга производство объектларында, шулай ук халык күп җыела торган урыннарда (аеруча бу бәйрәм көннәрендә актуаль була) иминлекне саклау өчен тиешле шартлар тудыру буенча бурычлар куелды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International