Чираттагы язгы чакырылыш вакытында безнең районнан егермегә якын егет Россия Кораллы Көчләренә хезмәт итәргә китә.
Призывникларның беренче партиясен җибәрү апрельнең өченче ункөнлегенә билгеләнгән, ә 10 апрельдән 12сенә кадәр график нигезендә төрле чаралар үткәрү күздә тотыла. Армиягә китүчеләр өчен башта “Олимп” спорт комплексында медицина тикшерүе оештырыла, әңгәмә үткәрелә.
Быелгы кампаниядә бер генә яңалык бар – хәзер чакырылыш комиссиясе рәисе итеп – район башлыгы, ә резерв составы рәисе итеп башлык урынбасары билгеләнә. Барлык егетләргә “Позвони маме” льготалы тарифка тоташтырылган сим-карталар биреләчәк, ә телефонга беренче 100 сум Татарстан Республикасы бюджеты исәбенә салына.
Элеккечә үк, чакырылыш пунктында егетләргә кәрәзле телефоннар бирәчәкләр.