ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2017 ел
чәршәмбе

Екатериновкадан Ленар Гыйниятуллин хуҗалыгы районда иң зурлардан гына түгел, ә уңышлы үсә торган хуҗалык та. Савым сыерлары гына да биредә 190 баш, мөгезле яшь терлекләр дә аз түгел – 300 баштан артып китә. Бу кадәрле терлекләрне тук кышлату өчен бик күп азык кирәк, шуңа күрә  хуҗалыкта терлек азыгы әзерләүгә бик җаваплы карыйлар.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы,  Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәме белән “Татарстан Республикасы иреклеләр хәрәкәтен үстерү үзәге” яшьләр иҗтимагый оешмасы һәм Бөтенроссия “Җиңү волонтерлары”иҗтимагый хәрәкәтенең җирле бүлеге «Мәңгегә Россия гражданины» республика проекты кысаларында ачык смотр-конкурс (моннан соң конкурс) үткәрә.

Болгар ислам академиясенең учредительләр Советы утырышы булды. Көн тәртибендәге төп сораулар булып Академиянең Президентын һәм ректорын билгеләү, Уставка үзгәрешләр кертү торды.

Бүген Спас муниципаль район башлыгы К.Ә. Нугаев – район халкын кабул итте.


8
август, 2017 ел
сишәмбе

2 августта, Һава десанты гаскәрләре көнне, төрле елларда десант гаскәрләрендә хезмәт иткән Спас егетләре армиядә хезмәт иткән елларын искә алдылар.


7
август, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев КФХ “Шабанов” басуларында булды. Бөртекле культураларны урып-җыю барышын карады.

1 июльдән Татарстанда икътисадның бюджеттан тыш секторы өчен минималь хезмәт хакы күләме үзгәрде.

Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев авыл хуҗалыгы идарәсе бинасында крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә түбәндәге сораулар каралды: бөртекле культураларны урып-җыю; терлек азыгы әзерләү; авыл хуҗалыгы техникасының торышы.

Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.

Болгарда яшәүче Евдокия Голованова шушы көннәрдә үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 

Бу истәлекле бәйрәме белән аны район башлыгы Камил Нугаев, район ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова, социаль хезмәт вәкилләре, якыннары һәм туганнары котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International