Җырчы Алсу Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды пленар утырышында катнаша.
Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев Болгар Ислам Академиясен төзекләндерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
"Бөек Болгар" урта гасыр көрәш халыкара фестивале дип аталучы зур бәйрәмгә санаулы көннәр калды! Инде 12 августта Идел ярында ике көн дәвам итәчәк күләмле чара башланачак. Иң яхшы көрәшче-көч сынашучылар иң көчле исемен яулау өчен бер мәйданга җыелачак. Ләкин "Бөек Болгар" фестивале - ул көндезге программа гына түгел.
Узган чәршәмбедә Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгында “Татарстан” – “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе ел саен оештыра торган велоэстафетада катнашучыларны каршыладылар.
Бөек Болгар" урта гасыр халыкара көрәш фестиваленә Казаннан махсус автобус рейсларына билетлар онлайн тәртибендә сатыла башлады!
Бу көннәрдә Болгар музей-тыюлыгында Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге арт-экспедиция үткәрә.
Хөрмәтле ата-аналар! "Бөек Болгар" урта гасыр көрәш халыкара фестивалендә балалар өчен урта гасыр уен мәйданчыгының расписаниесен исегезгә төшерәбез, сез алдан ук үзегез катнашачак мастер-классларны сайлап куя аласыз. Көне буе сезнең һәм сезнең балаларыгыз өчен ару-талуны белми торган осталар һәм аниматорлар эшләячәк.
Бүген Казанда IV Халыкара татар конгрессы үз эшен башлап җибәрде.
Вәкаләтле форумда Россия һәм дөньяның 41 иленнән меңнән артык делегат һәм мактаулы кунаклар катнаша. Безнең районнан Болгар музей-тыюлыгының өлкән фәнни хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Җәмил Мөхәммәтшин бара.
Никольск китапханәсе хезмәткәрләре “Кечкенә шәһәрләр һәм авылларның мәдәни мозаикасы” дигән өченче Бөтенроссия конкурсына әнә шундый проект тәкъдим иттеләр. Проектта Никольскида куелган скульптураларның авторы турында сүз бара. Оештыручылар проектны хупладылар һәм авыл паркын, биредә кайчандыр оста ясаган беседканы яңарту өчен акча бүлеп бирелде. Хәзерге вакытта проектны тормышка ашыра башладылар, ә инициатива төркеменә керүчеләр авылның чын остасы Анатолий Михайлович Филиппов турындагы хатирәләре белән уртаклашалар.
Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.