Татарстанда минималь хезмәт хакы артты

2017 елның 7 августы, дүшәмбе

1 июльдән Татарстанда икътисадның бюджеттан тыш секторы өчен минималь хезмәт хакы күләме үзгәрде.

Хәзер ул 8848 сум тәшкил итә. Моңа кадәр әлеге күрсәткеч 8252 сум тәшкил итә иде. Шулай итеп, 1 июльдән ул  596 сумга артты.

ТР Һөнәри берлекләр федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова хәбәр иткәнчә, Татарстанда минималь хезмәт хакы Россиядәге күрсәткечләрдән 13 процентка артыграк. Россиядә 2017 елның 1 июленнән ул 7800 сум күләмендә билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International