Болгарда яшәүче Евдокия Голованова шушы көннәрдә үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бу истәлекле бәйрәме белән аны район башлыгы Камил Нугаев, район ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова, социаль хезмәт вәкилләре, якыннары һәм туганнары котлады.
Юбилярга Россия Президенты Владимир Путин исеменнән һәм район башлыгыннан котлау открыткалары, күчтәнәчләр, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар. Биш бала үстергән юбилярга намуслы хезмәте, тормыш сынауларына бирешмәве өчен рәхмәт әйттеләр.
Җиде класс бетергән Евдокия Николаевна производствода эшләргә дә, йорттагы хуҗалыкны алып барырга да өлгергән. Ул әлегә кадәр шат күңелле, тынгысыз кеше. Юбилее белән котларга килгән кунакларны да ул ачык йөз белән каршы алды. Унбер онык һәм унбер оныкчыгы булган дәү әнигә барысы да имин тыныч көннәр, якыннарының җан җылысын тоеп яшәвен теләделәр.