Үткән ял көннәрендә Борынгы Болгарда моннан күп гасырлар элек булган сугыш күренешләре кабат яңарган кебек булды. Болгарда халыкара “Бөек Болгар – 2017” урта гасырлар сугышы фестивале үткәрелде.
1нче шәһәр урта мәктәбе укытучысы Валентина Малова Бөтенроссия “Балтика Артекы” яшьләр форумында катнашты.
Калининград янындагы “Приморье” поселогында үткәрелгән “Яшь укытучылар” сменасында Валентина Малова җиде көн ял итте.
Чыгарылыш класс укучылары өчен бик дулкынландыргыч җәйге айлар да узып бара.
Шушы вакыт эчендә алар киләчәктә нинди һөнәр сайлауларын билгеләргә тиеш иде. Кичәге укучылар үзләре теләгән югары уку йортына, техникумга, колледжга керә алдымы икән?
Купшы чәчәк атып утырган чәчәкләрне күреп, кем генә сокланмый икән? Алар үзләренең гүзәллекләре белән тормышка ямь өстиләр. Болгарда яшәүче педагогия хезмәте ветераны Анисия Коновалова үзенең бөтен буш вакытын бакчада чәчәкләр үстерүгә багышлый.
Агымдагы елның апрель аенда Татарстан Республикасының архив эшләре буенча Дәүләт комитеты “Тарихи хатирә” Бөтенроссия проекты кысаларында “1941-1945 сугыш еллары хатлары” акциясен башлап җибәрде.
Район прокуратурасы рөхсәтсез агач кисүдә гаепләнүче (РФ Җинаятьләр Кодексының 260нчы маддәсе, 1нче өлеш) район кешесенә карата дәүләт гаепләвен хуплады.
Суд барышында ачыкланганча, бу кеше урманда биш нарат агачы кисеп, табигатькә 22 мең сумлык зыян китергән. Урман браконьеры үз гаебен тулысынча таныды һәм китерелгән зыянны тулысынча түләде. Суд, барлык шартларны исәпкә алганнан соң, аңа 5 мең сум күләмендә штраф салды.
Хөкем карары үз көченә керде.
Бүген Татарстан Республикасына "Бөек Болгар" халыкара урта гасыр көрәш фестивалендә катнашучылар килә башлады. Бүген Казан Кремле буенча сәяхәт кылырга, шулай ук җирле ММЧ белән аралашырга дип ике команда юл алды: "Париж трольләре" клубы (Чехия) һәм "Кенәз" клубы (Украина). Алар көрәш өчен үзләренең костюмнарын, шулай ук кайбер көрәш алымнарын күрсәттеләр. Билгеләп үтик, "Кенәз" клубы Украина җыелмасы составында Урта гасыр көрәше буенча дөнья чемпионнары булдылар.
Бинасына реконструкция ясалу сәбәпле, шәһәрдәге янгын сүндерү-коткару часте вакытлыча башка урынга күчте.
Урта Йорткүл авылы үзешчәне Сарыйм Насыйбуллин Александр Данилов исемендәге “Теренгульские переливы” VIII регионара баянчылар, аккордеончылар, гармунчылар конкурсында III дәрәҗә лауреат исемен алды.
Өчкүл урта мәктәбе бакчасында яшелчәләр өлгереп килә.
Шунысы гаҗәп, быел помидорлар кыярга караганда да иртәрәк өлгерә. Ни өчен дигәндә, яшелчәләрнең күбесе узган елның көзендә бакчага куелган теплицада үсә. Шуңа күрә, кыярга, помидорга, башка культураларга һава торышының начар булуы да артык тәэсир итми. Озакламый мәктәп ашханәсенә кыш буена җитәрлек итеп төрле салатлар әзерләргә, кыяр-помидор тозларга керешәчәкләр.