Фронт хатлары – кадерле ядкарьләр..

2017 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның апрель аенда Татарстан Республикасының архив эшләре буенча Дәүләт комитеты “Тарихи хатирә” Бөтенроссия проекты кысаларында “1941-1945 сугыш еллары хатлары” акциясен башлап җибәрде.

Акция документаль мирасны популярлаштыру, икенче Бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышы чорында Татарстан Республикасы тарихы буенча яңа чыганакларны әйләнешкә кертүне максат итеп куя. Күп кенә гаиләләрдә әлегә кадәр кадерләп сакланган фронт  хатлары зур рухи кыйммәткә ия. Сугыш турында хатирәләр саклаган бу үзенчәлекле документлар беркемне битараф калдырмый.

 

Хәзерге вакытта районда яшәүче кайбер кешеләр инде сакланган хатларны архив бүлегенә тапшырдылар. Аларның күчермәләре аннары ТР Милли архивына җибәреләчәк. Хатирәләр белән һәркем таныша алсын өчен, хатларны электрон рәвештә архивның порталында урнаштырачаклар.

 

Гаиләсендә шундый ядкарьләр сакланган, Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турында истәлекне мәңгеләштерергә теләгән һәр кеше бу акциядә катнаша ала. Фронт хатларын архив бүлегенә (Болгар шәһәре, Пионер урамы, 19) китерергә була, кирәкле мәгълүматны 3-02-91 телефоны буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International