Янгын сүндерү частендә – реконструкция

2017 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Бинасына реконструкция ясалу сәбәпле, шәһәрдәге янгын сүндерү-коткару часте вакытлыча башка урынга күчте.

Аның төп базасы хәзер Приволжск поселогында (Молодежный урамы, 18) һәм Болгар музей-тыюлыгының хуҗалык корылмалары тирәсендә урнашкан.

Шулай ук кайбер телефоннар да үзгәрде. Янгын сүндерү частенә хәзер 3-16-63 телефоны, шулай ук элеккеге номерлар – 01 (кәрәзле телефоннан – 101), 112 (коткару хезмәтенең бердәм телефоны) буенча чылтыратырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International