Урман браконьерына җәза бирелде

2017 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Район прокуратурасы рөхсәтсез агач кисүдә гаепләнүче (РФ Җинаятьләр Кодексының 260нчы маддәсе, 1нче өлеш) район кешесенә карата дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд барышында ачыкланганча, бу кеше урманда биш нарат агачы кисеп, табигатькә 22 мең сумлык зыян китергән. Урман браконьеры үз гаебен тулысынча таныды һәм китерелгән зыянны тулысынча түләде. Суд, барлык шартларны исәпкә алганнан соң, аңа 5 мең сум күләмендә штраф салды.

 

Хөкем карары үз көченә керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International