ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Болгарда күп фатирлы йортларның ишегалларын тиешле тәртипкә китерүгә керештеләр. Бу эшләр яңа республика программасы кысалары нигезендә, Татарстан Президенты ярдәме белән алып барыла.

Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.

Соңгы вакытларда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда асрала торган мөгезле эре терлекләрне   дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренә расланган план буенча  тикшерү, профилактик прививкалар һәм диагностик күзәтүләр үткәрү өчен терлекләрен тикшертүдән баш тарталар. Бу авырулар терлекләр өчен дә, кешеләр өчен дә зыянлы булырга мөмкин. Бу  ветеринария  тармагында законнарны бозу булып санала (“Ветеринария турында” Федераль законның 18нче маддәсе).


10
сентябрь, 2017 ел
якшәмбе

Спас муниципаль районы финанс-бюджет палатасының планлаштыру һәм анализ бүлеге җитәкчесе Елена Викторовна Подгорнова Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.


8
сентябрь, 2017 ел
җомга

Бүген Спас муниципаль район башлыгы К.А. Нугаев районда төзелеш объектларын карап чыкты һәм подряд оешмалары, район учреждения җитәкчелэре белән берлектә районда төзелеш объектлары буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә төзелү срокларының үтәлеше, капитал ремонт эшләре, культура көнкүреш торак объектларын һәм халыкны тузган торактан күчерү каралды.

Шушы көннәрдә безнең шәһәрдә яшәүче ветеран-укытучы Анфиса Кострулева үзенең  90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Аның хезмәт юлы 1948 елда ук башлана. Алабуга  педагогия институтын тәмамлагач, аны юллама буенча ул вакытта иске Куйбышев шәһәрендәге урта мәктәпкә физика һәм математика укытырга җибәрәләр. Шул еллардан башлап яшь укытучының бөтен тормышы безнең шәһәр белән бәйләнгән һәм гомеренең утыз елдан артык вакытын мәктәптә балаларга белем бирүгә багышлый.

 

Аграмак авылындагы Тәлгат Шабанов крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторлары бөртекле культуралар суктыруны август азакларында ук тәмамлады.

Иртәгә Спас районы якташлар очрашуы була. 

Бу очрашу районыбызда туып үскән һәм төрле җирләрдә яшәгән, тырыш хезмәтлэре белән исемнәре районыбыз тарихына кереп калган кешеләрне берләштерә. Якташлык җәмгыяте туган як белән булган элемтәләрне ныгытырга ярдәм итә.


7
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Моннан  ике ел элек үткәрелгән ярышлар белән чагыштырганда, Зәйдә үткәрелгән Татарстан Республикасының 10нчы “Авыл яшьләре” җәйге уеннарында  безнең спортчылар гомумкоманда  зачетында  унбиш баскычка югары күтәрелделәр.


5
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International