Шушы көннәрдә безнең шәһәрдә яшәүче ветеран-укытучы Анфиса Кострулева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Аның хезмәт юлы 1948 елда ук башлана. Алабуга педагогия институтын тәмамлагач, аны юллама буенча ул вакытта иске Куйбышев шәһәрендәге урта мәктәпкә физика һәм математика укытырга җибәрәләр. Шул еллардан башлап яшь укытучының бөтен тормышы безнең шәһәр белән бәйләнгән һәм гомеренең утыз елдан артык вакытын мәктәптә балаларга белем бирүгә багышлый.
Юбилярны котларга район башлыгы Камил Нугаев, ветераннар оешмасы советы рәисе Татьяна Бурумова, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры урынбасары Марина Янышева,1нче мәктәп вәкилләре, Балалар иҗат йорты директоры Зөлфия Тихонова җитәкчелегендә балалар килгән иде, шулай ук якыннары һәм туганнары котлады. Ветеран-укытучыга хәерле гомерләр теләп котлау открыткалары, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар. Анфиса Павловна мәктәптә эшләгән еллары турыда үз истәлекләре белән уртаклашты.
Ул әле дә бергә эшләгән хезмәттәшләрен җылы сүзләр белән искә ала. Урта мәктәптә ул Соломон Лазаревич Митрополитанский җитәкчелегендә эшли башлый.
Намуслы, киң эрудицияле, кешелекле бу директорны укытучылар да, балалар да, ата-аналар да бик хөрмәт итәләр. Бу җитәкче белән эшләү елларын ул әле дә сагынып искә ала. Соңыннан аны 1 нче мәктәпкә күчерәләр. Биредә Сергей Гани улы Закиров, Юлия Ивановна Мулинова, Иван Иванович Талалаев, Нина Ивановна Борюшкина, Нина Георгиевна Андреева, Лидия Сергеевна Волкова, Евдокия Фёдоровна һәм Сергей Аркадьевич Харитоновлар, Александра Николаевна Никифорова, Нина Григорьевна Марюхова, Капитолина Александровна Кривошеева, Таисия Ивановна Столяровалар белән бер гаилә кебек яшиләр, аларны уртак максатлар берләштерә. Хәзер инде бу укытучыларның күбесе безнең арада юк.
Анфиса Павловна һәр укучыда үз фәненә карата кызыксыну уятырга тырыша, математика фәне шактый авыр булганлыктан, темаларны гади һәм аңлаешлы итеп төшендерә, авыр үзләштерүчеләр белән аерым эшләргә тырыша. Ул авыр классларда – бишенчедән алып сигезенче классларда укыта. Балалар программада каралган темаларны үзләштереп барсын өчен төрле алымнарны куллана, кирәк булганда дәрестән соң да алып калып аңлата. Кыскасы, вакыт белән исәпләшми эшли. Балалар аны тыйнаклыгы, гадилеге, гаделлеге өчен яраталар.
– Анфиса Павловна безгә һәр яктан үрнәк булды, үз фәнен яратып укытты,–диде юбилярны котларга килгән Татьяна Бурумова.
1982 елда Анфиса Павловна лаеклы ялга чыга. Ул хәзер дә мәктәп хәлләре белән кызыксынып яши, чөнки аның янына элеккеге хезмәттәшләре, укучылары килеп йөри. Үзенең яраткан фәне математикадан ярдәм сорап килүче оныкчыкларына да, башкаларга да рәхәтләнеп ярдәм итә, аңлата.
Анфиса Павловна кебек чын укытучының абруе бервакытта да югалмый.