Бүген Спас муниципаль район башлыгы К.Ә. Нугаев – район халкын кабул итте.
Шәһәрдә яшәүче Василә һәм Айрат Беляевларның хуҗалыгы һәркемне сокландыра торган. Капка ачып ишегалдына керү белән иң әүвәл мондагы чисталык һәм матурлыкка игътибар итәсең. Һәр нәрсә үз урынында, төзек. Бөтен нәрсә җайлы һәм уңайлы булсын өчен эшләнгәнлеге әллә каян күренеп тора. Төсләр балкышыннан күзләрне камаштырырлык чәчәкле бакчаны Беляевларның таныш-белешләре “ботаника бакчасы” дип тә атыйлар.
Билгеле булганча, Куралово һәм Ким авыл җирлекләрендә өченче чакырылыш җирле Советларга депутатларны өстәмә сайлаулар үткәрелде.
Район территориаль сайлау комиссиясе хәбәр иткәнчә, сайлаулар үткәрелгән һәм дөрес дип табылган.
Болгарда күп фатирлы йортларның ишегалларын тиешле тәртипкә китерүгә керештеләр. Бу эшләр яңа республика программасы кысалары нигезендә, Татарстан Президенты ярдәме белән алып барыла.
Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.
Соңгы вакытларда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда асрала торган мөгезле эре терлекләрне дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренә расланган план буенча тикшерү, профилактик прививкалар һәм диагностик күзәтүләр үткәрү өчен терлекләрен тикшертүдән баш тарталар. Бу авырулар терлекләр өчен дә, кешеләр өчен дә зыянлы булырга мөмкин. Бу ветеринария тармагында законнарны бозу булып санала (“Ветеринария турында” Федераль законның 18нче маддәсе).
Спас муниципаль районы финанс-бюджет палатасының планлаштыру һәм анализ бүлеге җитәкчесе Елена Викторовна Подгорнова Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
Бүген Спас муниципаль район башлыгы К.А. Нугаев районда төзелеш объектларын карап чыкты һәм подряд оешмалары, район учреждения җитәкчелэре белән берлектә районда төзелеш объектлары буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә төзелү срокларының үтәлеше, капитал ремонт эшләре, культура көнкүреш торак объектларын һәм халыкны тузган торактан күчерү каралды.
Шушы көннәрдә безнең шәһәрдә яшәүче ветеран-укытучы Анфиса Кострулева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Аның хезмәт юлы 1948 елда ук башлана. Алабуга педагогия институтын тәмамлагач, аны юллама буенча ул вакытта иске Куйбышев шәһәрендәге урта мәктәпкә физика һәм математика укытырга җибәрәләр. Шул еллардан башлап яшь укытучының бөтен тормышы безнең шәһәр белән бәйләнгән һәм гомеренең утыз елдан артык вакытын мәктәптә балаларга белем бирүгә багышлый.
Аграмак авылындагы Тәлгат Шабанов крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторлары бөртекле культуралар суктыруны август азакларында ук тәмамлады.