ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

Безгә төрле шәһәрләрдән, өлкә һәм республикалардан, илләрдән кунаклар күп килә. Шунысы куанычлы, алардан шәһәребез матур һәм чиста, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әлбәттә инде, монда “Эко сервис” җәмгыяте компаниясенең тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Оешма эшенең перспективалары турында генераль директор урынбасары Марат МИҢНЕХАНОВ сөйли.


4
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Полянка урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ирина Конантьеваның хезмәт стажы сигез ел гына тәшкил итсә дә, ул инде коллективта хөрмәт казанырга өлгергән. Балалар да, аларның әти-әниләре дә педагогны бик яраталар...

Үткән шимбә көнне безнең шәһәргә Бөек Ватан сугышы ветераны, элеккеге танкист, Россия Язучылар берлеге әгъзасы Александр Малов һәм Казанның Идел буе районы КПРФ әгъзасы, хәйрия һәм социаль эшләр активисты  Антон Головин  килде.

Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Бабич Болгар ислам академиясен ачуда катнаштылар

Бүген Татарстанның Спас районында Болгар ислам академиясен ачу тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Федераль милләтләр эше агентлыгы җитәкчесе Игорь Баринов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, төрле дини конфессияләр вәкилләре, башка рәсми затлар катнашты. 

Моннан  ике ел элек үткәрелгән ярышлар белән чагыштырганда, Зәйдә үткәрелгән Татарстан Республикасының 10нчы “Авыл яшьләре” җәйге уеннарында  безнең спортчылар гомумкоманда  зачетында  унбиш баскычка югары күтәрелделәр.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта бөртекле культуралар  барлык мәйданнарның 84 процентында җыеп алынган.  Бөртеклеләр  райондагы 56 хуҗалыкның 44еннән җыеп алынган.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә исәп-хисап методикасы буенча, белем бирү хезмәте күрсәтүнең сыйфатына комплекслы бәя бирү максаты белән рейтинг төзелде.

Мәктәпләр һәм мәктәпкәчә учреждениеләрне яңа уку елына әзерлеге буенча ел саен уздырыла торган конкурска йомгак ясалды.


2
сентябрь, 2017 ел
шимбә

Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.

Спас районында  бер машина йөртүче бик күп балык белән тотылды.

 Иске Майна кешесе  административ җавапка тартылды.

ЮХИДИ инспекторлары тикшерү өчен туктаткан машинада ярты тоннага якын  елга балыгы табалар. Машина хуҗасы инспекторларны балыкны сату өчен алуы турында ышандырырга тырыша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International