Спас муниципаль районы финанс-бюджет палатасының планлаштыру һәм анализ бүлеге җитәкчесе Елена Викторовна Подгорнова Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
Аның финанс системасы органнарында күпьеллык намуслы хезмәте әнә шулай бәяләнде.
Район башлыгының Мактау грамотасына лаек булдылар:
Людмила Вячеславовна Гарифуллина, бюджет бүлегенең баш белгече, Юрий Александрович Платов, финанс-бюджет палатасы машина йөртүчесе, Марсель Баһадир улы Ходжиев, үзәкләштерелгән бухгалтериянең баш белгече, – югары профессионализм, финанс системасында нәтиҗәле һәм намуслы эшләгәннәре өчен.