Иске Рәҗәп урта мәктәбендә талантлы журналист һәм публицист, гомеренең чәчәк аткан елларында арабыздан мәңгелеккә китеп барган Сәмигулла Хәйретдиновның якты истәлегенә багышлап чыгарылган “Күңелем синдә, авылым!..” китабын тәкъдим итү кичәсе булды.
Шушы атнада Татарстан Республикасы православие җәмәгатьчелегенең III форумына әзерләнү кысаларында, Спас районы руханиларының район башлыгы Камил Нугаев белән очрашулары булды.
Болгар музей-тыюлыгында бер төркем депутатлар, сенаторлар, хакимият структурасы һәм Нью-Йорк штатының гражданлык җәмгыяте институтлары вәкилләре булып китте.
Тиздән яңа җылыту сезоны башланып китәргә тиеш. Гадәттәгечә, коммуналь хезмәтләр аңа алдан ук әзерләнеп, тиешле эшләрне вакытында башкарып чыгарга тырышалар.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, районда бөртекле культураларны урып-җыю төгәлләнгән.
Ашлыкның тулай җыемы 121237 тонна тәшкил итте, һәр гектардан уртача 31,9 центнер җыеп алынган. Шулай да басуларда урып-җыю эшләре дәвам итә әле. Техник культуралардан әлегә рапс белән рыжик кына җыеп алынган. Игенчеләргә 650 гектар мәйданнан – соя, 10600дән артык гектардан – көнбагыш, бөртеккә һәм силоска 3240 һәм 1100 гектардан кукуруз җыеп алырга кирәк.
Татарстан Республикасында шәхси учет мәгүлүматларын белү максатыннан телефон аша шалтырату очраклары теркәлде.
Пенсия фонды кисәтә, безнең белгечләр шәхси иминият счетының яки банк картасының номерын сорап телефон аша шалтыратмыйлар.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, Пенсия фонды хезмәткәрләре өй борынча йөреп пенсия тупланмаларын формалаштыру ысулларын сайларга мәҗбүр итмиләр.
27-28 сентябрьдә Болгар ислам академиясендә мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәренең V Халыкара форумы узачак. Әлеге чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте Болгар ислам академиясе, Россия ислам институты һәм Казан федераль университеты белән бергәлектә оештыра. Форумда дәрәҗәле, зур кунаклар – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Болгар ислам академиясе президенты Камил Исхаков, Татарстан мөфтие урынбасары, Болгар ислам академиясе ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин һәм башка танылган дәүләт, дин һәм фән эшлеклеләре катнашачак. Болгарда узачак форумга барлыгы башлангыч, урта һәм югары мөселман мәгариф оешмаларыннан өч йөздән артык мөгаллим киләчәк.
Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.
Тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча район ведомоствоара комиссиянең киңәйтелгән утырышында инвалидларны эшкә урнаштыру мәсьәләсе каралды.
Росреестрның Татарстан Республика идарәсе республика территорриясендә эшчәнлек алып бара торган кадастр инженерлары рейтингын әзерләде. Кадастр инженерларын сайлаганда, кешеләр әлеге рейтинг нәтиҗәләренә дә игътибар итсен иде.