5 октябрьдән матбугатка язылу декадасы башлана.
Бу вакытта 2018 елның беренче ярты елына матбугат чараларына язылу бәяләре бераз киметеләчәк. Әйтик,”Новая жизнь” (“Яңа тормыш”) газетасына почта аша 594 сумга язылырга була. Ә инде льготаны исәпкә алмаганда, газета бәясе 660 сум тәшкил итә.
Татарстанда республика яшьләренең “Чиста караш” бишенче ачык социаль экология реклама конкурсы старт алды.
Конкурс халыкның әйләнә-тирәне саклау мәсьәләренә игътибарын юнәлтү, экология өлкәсендәге теге яисә бу мәсьәләгә карата яшьләрнең фикерен җиткерү мөмкинлеген булдыру өчен уздырыла.
Бүген Спас муниципаль район башлыгы К.Ә. Нугаев – район халкын кабул итте.
27-28 сентябрьдә Болгар ислам академиясендә мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәренең V Халыкара форумы узачак. Әлеге чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте Болгар ислам академиясе, Россия ислам институты һәм Казан федераль университеты белән бергәлектә оештыра. Форумда дәрәҗәле, зур кунаклар – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Болгар ислам академиясе президенты Камил Исхаков, Татарстан мөфтие урынбасары, Болгар ислам академиясе ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин һәм башка танылган дәүләт, дин һәм фән эшлеклеләре катнашачак. Болгарда узачак форумга барлыгы башлангыч, урта һәм югары мөселман мәгариф оешмаларыннан өч йөздән артык мөгаллим киләчәк.
Мәшгульлек үзәге белгечләре Казан шәһәренең өстәмә һөнәри белем бирү буенча “БИНК” социаль-эшлекле клуб ассоциациясе вәкилләре белән берлектә сентябрьдә 8–11 класс укучылары арасында чираттагы тест уздырды.
Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.
Эвакуация буенча күнегүләрдә укучылар, укытучылар һәм техник хезмәткәрләр дә катнашты.
Билгеләнгән вакыт эчендә алар мәктәп бинасыннан чыгып, исемлек буенча тикшерү өчен тезелеп бастылар. ОБЖ укытучысы Сергей Гордеев барысына да ут белән эш итү кагыйдәләрен искә төшерде. Башлангыч класс укучыларын көнкүреш электр һәм газ приборларыннан файдалану кагыйдәләре белән таныштырдылар. Ә өлкән класс укучыларына шәфкать туташы Валентина Голубева янгында беренче ярдәмне ничек күрсәтергә кирәклеге турында сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз беренче кысаларында республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән мөрәҗәгать итте.
Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.
Дөньядагы каршылыклы үзгәрешләр Россия Федерациясен күп халыкларының уртак йорты буларак ныгытуны таләп итә, диде Татарстан Президенты.