Җылы вакытында бирелергә тиеш Тиздән яңа җылыту сезоны башланып китәргә тиеш. Гадәттәгечә, коммуналь хезмәтләр аңа алдан ук әзерләнеп, тиешле эшләрне вакытында башкарып чыгарга тырышалар. “Коммуналь челтәрләр” ҖЧҖ җылылык хуҗалыгы җитәкчесе Фәрит Акчурин билгеләп үтүенчә, ягу сезонына алар ныклап хәзерләнгәннәр, бик күп эшләр башкарганнар. Мәсәлән, шәһәрнең җылыту системасында 1000 метр чамасы яңа торбалар салынган, Пионер һәм Совет урамнарында котельныйларда өч казанга капиталь ремонт ясалган. Өч котельныйда насослар һәм капкачалар алыштырылган, ун җылылык коесы тәртипкә китерелгән. Шулай итеп, җәй көне коммуналчылар бер дә кул кушырып утырмаганнар, ә шәһәр халкын вакытында җылылык белән тәэмин итү, кышын җылы бирү белән тоткарлыклар булмасын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләгәннәр. Элекке 10 котельный урынына хәзер яңа гамәлгә кертелгән объектларныкы белән бергә 17 котельный булганга күрә, эшнең күләме дә бермә-бер арткан. Аерым алганда, коммуналчылар кунакханә, Приволжск поселогындагы өч күпфатирлы йорт, Болгар Ислам академиясе, Ак мәчет, “Дулкын” бассейны котельныйларына да хезмәт күрсәтәләр. Җылылык җиһазларын ягу сезонына хәзерләү эшендә мастерлар Малик Избасаров һәм Александр Самышев җитәкчелегендәге җылылык хуҗалыгының слесарь-ремонтчылар бригадасы һәм торакны эксплуатацияләү участогының слесарь-сантехниклары катнашкан. Бу эшкә механизатор Юрий Герасимов зур өлеш керткән, ул экскаватор белән торба сала торган траншеялар казыган, тиешле материалларны ташып торган. Торбаларны манипуляторлы КамАЗ машинасы белән Владимир Кочетков салган. Александр Самышев бригадасы җәйге чорда күпфатирлы йортларның җылыту системаларын юдырту һәм пресслау белән шөгыльләнгән, ә мондый йортлар участокта кырыктан артык. Аерым кешеләр биргән гаризалар буенча да кирәк урыннарда ремонт эшләрен башкарганнар. Фәрит Акчурин әйтүенчә, шәһәр котельныйлары кышка тулысынча әзер, моны Ростехнадзор инспекторлары да раслаганнар. Хәзерге вакытта яңа объектларда котельныйларны җибәрү өчен документлар әзерләү төгәлләнеп килә. Безнең коммуналчыларга кышкы ягу чоры проблемаларсыз гына үтеп китсен дип теләргә кала. Ә алар инде безнең фатирларга җылылык тоткарлыксыз килеп торсын өчен бар көчләрен куячаклар.

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, районда бөртекле культураларны урып-җыю төгәлләнгән.

Ашлыкның тулай җыемы 121237 тонна тәшкил итте, һәр гектардан уртача 31,9 центнер җыеп алынган. Шулай да басуларда урып-җыю эшләре дәвам итә әле. Техник культуралардан әлегә рапс белән рыжик кына җыеп алынган. Игенчеләргә 650 гектар мәйданнан – соя, 10600дән артык гектардан – көнбагыш, бөртеккә һәм силоска 3240 һәм 1100 гектардан кукуруз җыеп алырга кирәк. 

 

Хуҗалыкларда көзге культуралар чәчү дәвам итә: хәзерге вакытта 18300 гектар мәйданда булачак уңышка нигез салынган. Механизаторлар туңга сөрүне дә туктатып тормый: әлегә бу агрочара 23500 гектарда башкарылган, ә барлыгы 54000 гектарда җир сөрергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International