Иске Рәҗәп урта мәктәбендә талантлы журналист һәм публицист, гомеренең чәчәк аткан елларында арабыздан мәңгелеккә китеп барган Сәмигулла Хәйретдиновның якты истәлегенә багышлап чыгарылган “Күңелем синдә, авылым!..” китабын тәкъдим итү кичәсе булды.
Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Нәкъ аның туган көненә туры китереп уздырган тантанада “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәрриренең беренче урынбасары Габделбәр Ризванов, шушы ук басманың авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире Камил Сәгъдәтшин, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин, Сәмигулла Кәрим улының хатыны Җәүһәрия һәм кызы Алинә катнашты. Мәктәп укучылары аларны ипи-тоз һәм традицион чәк-чәк белән зурлап каршы алдылар. Очрашуны авыл гимнын яңгыратып башладылар.
Бу мәктәпнең һәм авылның визит карточкасы булган музей турында күпләрнең ишеткәне бардыр. Монда тупланган бай материалга таң калырлык. Музейны оештыручы һәм аның алыштыргысыз җитәкчесе, быел 93 яшен тутырган сугыш ветераны, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Зиннәтулла ага Гыйззәтуллин кунакларга бәйнә-бәйнә итеп авыл тарихы турында сөйләде, экспозицияләрнең эчтәлеге белән таныштырды. Шунысын әйтергә кирәк, музейда Сәмигулла Кәрим улына багышланган почмак та бар. Биредә аның төрле елларда һәм төрле матбугат чараларында басылган материаллары урнаштырылган.
Китапны тәкъдим итү тантанасына Сәмигулла абыйның сабакташлары, дуслары, танышлары, аны белгән һәм хөрмәт иткән кешеләр дә килде.
– Танылган якташыбызга багышлап китап чыгару турындагы хыялыбыз чынга ашты, – диде район башлыгы Камил Нугаев. – Моның өчен беренче чиратта китапны төзегән һәм бастырып чыгару өчен әзерләгән Камил Сәгъдәтшинга, аңа бу изге эштә ярдәм иткән кешеләрнең барысына да олы рәхмәтебезне җиткерәбез...
Район башлыгы Сәмигулла Кәрим улының 1964 –1965нче елларда авыл мәктәбендә тарих һәм география фәннәреннән укытуы, яшь хәбәрчеләр һәм фотога төшерүчеләр түгәрәге, курчак театры оештыруы турында да искә төшереп үтте. Ул балаларга һәрьяктан үрнәк булган, мәктәпнең җәмәгать тормышында актив катнашкан, бөтен эшләрдә башлап йөргән.
Камил Сәгъдәтшин да үзенең укытучысы һәм остазын җылы сүзләр белән искә алып, кайбер истәлекләре белән уртаклашты. Сәмигулла Кәрим улы хезмәт кешеләре, династияләр, сугыш ветераннары, гомумән, тормышта ихтирам яулаган кешеләр турында язган. Чүпрәле һәм Балтач районнарында еш булган, берничә авылда тарих музее оештыруда ярдәм иткән.
Сәмигулла Кәрим улы якташларын бик хөрмәт иткән. Аның Казандагы фатиры кунакханә кебек булган: республикабыз башкаласына төрле йомыш белән килүчеләрне үз янына кунарга чакырган. Шунысын да әйтергә кирәк, ул кирәк чакта бөтен кешегә ярдәм кулы сузган, кыен вакытларда кайгыларын уртаклашкан. Шуңа күрә аны авылдашлары әле дә булса сагынып искә алалар.
Зиннәтулла ага Гыйззәтуллин аны беренче класска кергән елларыннан бирле белә. Булдыклы, мөстәкыйль эш итүчән, инициативалы укучы иде, ирешелгәннәр белән генә беркайчан канәгатьләнеп калмады, ди ул. Башлангыч классларда укыганда ук инде язу-сызуга осталыгы белән аерылып торган, соңрак аны мәктәп стена газетасы редакторы итеп билгелиләр. Нәрсәгә генә тотынса да, барысын да булдырган ул. Әйтик, Ленинградтагы партия мәктәбендә укыганда, архивларда эзләнә торгач, авыл тарихына кагылышлы булган гаҗәеп фактларга тап булган һәм аларның күчермәсен ясатып алып кайткан. Сугыш ветеранына кайбер сәбәпләр аркасында фронтта бирелмичә калган Кызыл Йолдыз орденын эзләтеп тапкан.
Язган хикәя-шигырьләрен Сәмигулла иң беренче булып сабакташы Фатыйма Хатыйповага укыта торган булган. Балачактан иҗатка тартылды, китаплар укырга яратты, почтага газета-журналлар кайтарылуын көтеп тора иде, дип сөйләде педагогия хезмәте ветераны. Мәктәптә тимурчылык хәрәкәтендә актив катнашкан, төрле кызыклы чаралар оештырган. Гомумән, мәктәп тормышының үзәгендә кайнаган.
Сәмигулла Кәрим улы заманында Мирсәет Сөнгатуллин белән аралашып яшәгән. Гаиләләре белән кунакка йөрешкәннәр. Төннәр буе әдәбият-сәнгать турында сөйләшеп утыра идек, дип искә алды халык артисты. Консерваториядә укыганда да журналистның ярдәмен тоеп торган. Очрашу барышында ул Сәмигулла абыйның яраткан “Күн” авылы көен башкарды.
Җәүһәрия апа һәм аның кызы Алинә сәхнәгә чыгып, әлеге очрашуны оештыручыларга тирән рәхмәтләрен әйттеләр һәм якташларының Сәмигулла Кәримовичны киләчәктә дә онытмаячакларына ышаныч белдерделәр. Ул бит аларны яраткан һәм ихтирам иткән, туган төбәгем дип һәрвакыт җан атып яшәгән. Бу аның әсәрләрендә һәм яңа чыккан китапта да чагылыш тапкан. Сәмигулла абыйның туганы Рәүфнең хатыны Флера Хәйретдинова яңа китап белән ерак Германиядә яшәүче татарлар да кызыксына, дип әйтте. Димәк, Сәмигулла абыйны анда да беләләр булып чыга.
Күп еллар буе редакциядә иңне-иңгә куеп бергә эшләгән Габделбәр Ризванов та Сәмигулла Кәримович турында җылы хисләр белән сугарылган фикерләрен җиткерде.
– Ул бик талантлы журналист һәм публицист иде, – диде Габделбәр абый. – Сәмигулла 48 яшендә бик күп китаплар бастырып чыгарырга өлгерде, диссертация яклап тарих фәннәре кандидаты булды, Казан университетының журналистика бүлегендә дә укытырга өлгерде. Күп нәрсәләр турында хыялланды, “Бәрәнҗәрләр” романын яза башлады. Әмма бетерә алмады. Гомере буе дан җырлаган туган авылына кайтты. Китмәскә дип, мәңгелеккә кайтты ул...