Болгарда зур мөселман педсоветы уза

2017 елның 18 сентябре, дүшәмбе

27-28 сентябрьдә Болгар ислам академиясендә мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәренең V Халыкара форумы узачак. Әлеге чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте Болгар ислам академиясе, Россия ислам институты һәм Казан федераль университеты белән бергәлектә оештыра. Форумда дәрәҗәле, зур кунаклар – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Болгар ислам академиясе президенты Камил Исхаков, Татарстан мөфтие урынбасары, Болгар ислам академиясе ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин һәм башка танылган дәүләт, дин һәм фән эшлеклеләре катнашачак. Болгарда узачак форумга барлыгы башлангыч, урта һәм югары мөселман мәгариф оешмаларыннан өч йөздән артык мөгаллим киләчәк.

Форум ислам уку йортларында мәгариф өлкәсенә караган проблемаларны хәл итү өчен мәйданчык булачак һәм ике көн дәвам итәчәк.

Форумның беренче көне мөселман мәгарифенең башлангыч өлешенә – мәчет каршындагы курслар турында булачак. Икенче көн урта һәм югары һөнәри мөселман мәгариф оешмалары эшчәнлегенә багышлана. Форум кысаларында иң яхшы студентларга стипендияләр тапшырылачак, шулай ук яхшы эшләүче мөгаллимнәр билгеләнәчәк.

Мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумы 2012 елдан башлап һәр елны уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International