Матбугатка язылу башлана

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

5 октябрьдән матбугатка язылу декадасы башлана.

Бу вакытта 2018 елның беренче ярты елына матбугат чараларына язылу бәяләре бераз киметеләчәк. Әйтик,”Новая жизнь” (“Яңа тормыш”) газетасына почта аша 594 сумга язылырга була. Ә инде льготаны исәпкә алмаганда, газета бәясе 660 сум тәшкил итә.

 

Альтернатив язылу хезмәтеннән файдаланучылар өчен район газетасына ярты елга язылу бәясе 450 сум урынына 420 сумга гына төшәчәк. Билгеләп үтеләчәк Өлкәннәр көне уңаеннан пенсионерлар өчен ташлама да каралган: алар газетага 400 сумга да языла алачак.

Мөмкинлектән файдаланып, газетага язылып калырга ашыгыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International