ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бу көннәрдә район территориясендә гражданнар оборонасы буенча штаб өйрәнүләре үтә.

Аның кысаларында гражданнар оборона хезмәтләре гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракта төрле чараларны оештыру һәм башкару буенча күнегүләр ясый. 

Мәсәлән, Өчкүл авыл җирлеге территориясендә кабул итү-эвакуация пункты, сәламәтлеге чикле балалар өчен Болгар интернат-мәктәбендә укучылар, укытучылар һәм техник персонал өчен өйрәтү эвакуациясе оештырыла.

 

Гражданнар оборонасы оештырган өйрәнүләрдә бик күп оешмалар һәм хезмәтләр катнаша .


3
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Ким урта мәктәбе укытучысы Борис Андреянов педагогика, балалар һәм 20 яшькәчә яшьләр белән эшләү өлкәсендә “Әхлакый батырлык өчен” Бөтенроссия конкурсы призеры исемен алды.


2
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Иске Рәҗәптәге Дамир Хәмидуллин крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторлары бу елга планлаштырылган эшләрне тәмамлау алдында торалар. Бөртеклеләрдән мул уңыш җыеп алынган, басулар кышка сөрелгән килеш керә, чәчелгән көзге культуралар хәйран гына үсеп килә. Инде көнбагышны гына җыеп аласы калган. Аннары, техниканы киләсе елга әзерләргә керешер алдыннан, бераз ял итеп алырга да җай чыгачак...

“Олимп” спорт комплексында узган “Сәламәтлек” республика авыл спартакиадасында безнең футболчылар киеренке көрәштә икенче урынга чыгып, район җыелма командасының уртак зачеттагы очколар санын бермә-бер арттыра алдылар.

Коррупциягә каршы эшне координацияләү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында актуаль мәсьәләләр тикшерелде.

Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.

Болгар шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне Екатерина Скрипачёва үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Аны бәйрәме белән котларга район башлыгы Камил Нугаев, ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова, социаль яклау хезмәткәрләре, элеккеге хезмәттәшләре, туганнары һәм якыннары килде.


30
сентябрь, 2017 ел
шимбә

Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан районда яшәүче 6500дән артык өлкән яшьтәге кешеләргә, пенсионерларга һәм ветераннарга район башлыгы Камил Нугаев исеменнән котлаулар җибәрелде.

Болгарда яшәүче хезмәт ветераны Антонина Ленькова күптән түгел үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул утыз биш ел гомерен яраткан хезмәтенә багышлап, балалар китапханәсенең уку залында укучыларда китапка мәхәббәт тәрбияләргә тырышкан.


29
сентябрь, 2017 ел
җомга

27–28 сентябрьдә Болгар Ислам академиясендә V Халыкара дини белем бирү учреждениеләре укытучылары форумы узды. Чараны ТР мөселманнарының Диния нәзарәте, Казан федераль университеты, Россия Ислам институты оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International