Татарстанда республика яшьләренең “Чиста караш” бишенче ачык социаль экология реклама конкурсы старт алды.
Конкурс халыкның әйләнә-тирәне саклау мәсьәләренә игътибарын юнәлтү, экология өлкәсендәге теге яисә бу мәсьәләгә карата яшьләрнең фикерен җиткерү мөмкинлеген булдыру өчен уздырыла.
Әлеге бәйгедә 5 яшьтән 35 яшькә кадәр булган Россия Федерациясе гражданнары – аерым авторлар да, шул исәптән авторлык коллективлары да катнаша ала. Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләр буенча билгеләнәчәк:
-социаль плакат (5-14 һәм 15-35 яшьлекләр арасында);
-фотография (5-14 һәм 15-35 яшьлекләр арасында);
-социаль видеоролик;
-кыскаметражлы фильм;
-халык тавыш бирүе җиңүчесе (алда язылган барлык номинацияләр һәм яшь категорияләре буенча).
Катнашу өчен конкурсның https://чистыйвзгляд.рф рәсми сайтында теркәлергә һәм 20 октябрьгә кадәр эшләрне шунда урнаштырырга кирәк.
Җиңүчеләр Казан шәһәрендә тантаналы төстә бүләкләнәчәк, иң яхшы эшләр авторларына истәлекле бүләкләр һәм кыйммәтле призлар тапшырылачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат хезмәте.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 267-68-11.